|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2022 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә1937 елда оешып, ул бай тарихлы мәдәни мирасыбызның энҗе бөртекләрен берәмтекләп җыеп, зур сәхнәдә яңгырата, милли һәм классик музыка сәнгатен пропагандалый, озак еллар дәвамында халкыбызга хезмәт итә. Филармония оешкан башлангыч мизгелләреннән үк биредә республиканың күренекле сәнгать осталары, профессиональ иҗат коллективлары эшли. "Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә төрле елларда иҗат иткән, хезмәт куйган һәркемне, артистларны, иҗат коллективларын, хезмәткәрләрне һәм кадерле тамашачыларыбызны юбилеебыз белән тәбриклибез! Яңа иҗат уңышлары сезгә", диелә Татар филармониясе тәбрикләмәсендә.
--- |
Иң күп укылган
|