|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2022 Җәмгыять
Сентябрь ае нинди булачак?Россиядә яшәүчеләрне көзен озакка сузылган бәрхет сезоны көтә. Илебезнең гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдергән. “Хәзерге вакытта һава температурасы тел-теш тидергесез дәрәҗәдә әйбәт. Кара диңгезнең көнчыгышында су температурасы +25+26, Сочи һәм Анапада +28 градус. Экватордагы су температурасы бу. Бездә ул – бик сирәк күренеш. Калининград өлкәсендә дә суның температурасы фантастикага тиң дәрәҗәдә: +24 градус. Болар бәрхет сезонының озак дәвам итәчәген күрсәтә. Океан суы бик нык җылынган, сентябрьдә җылылык судан һавага күчәчәк”, – дип сөйләп үткән Вильфанд ТАСС хәбәрчесенә.
Шул ук вакытта ул бәрхет сезонының гадәттә сентябрь ахырына кадәр дәвам итүен билгеләп үткән.
Фото: https://ru.freepik.com/
--- |
Иң күп укылган
|