|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2022 Фаҗига
Автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән, 15 кеше һәлак булган (ВИДЕО)Бүген Ульяновск өлкәсенең Николаевка районында трассада йөк автомобиле каршы як полосага чыккан һәм минивэн белән кара-каршы бәрелешкән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсенә сылтама белән хәбәр итә. Авария нәтиҗәсендә 15 кешенең гомере өзелгән, дип яза Татар-информ.
Якынча мәгълүматлар буенча, микроавтобус салонында 18 кеше булган. Урында ашыгыч хезмәтләр һәм табиблар эшли.
--- |
Иң күп укылган
|