|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2022 Хәвеф-хәтәр
Фура берьюлы 7 машина өстенә менгәнВологда өлкәсендә йөк машинасы 7 җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машиналарга ут капкан. 7 кеше каза күргән, бер кеше һәлак булган. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында өлкә губернаторы Олег Кувшинников хәбәр итә. Аның мәгълүматы буенча, авария кичә Вологда – Медвежьегорск трассасының тар урынында теркәлгән. Юлның 108нче километрында йөк машинасы водителе, идарәне югалтып, шушы хәлгә тарый.
“Бер кеше һәлак буган, җиде кеше медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать иткән, өч кеше дәваханәгә озатылган”, – дип яза Кувшинников.
Губернатор җәрәхәтләнүчеләр хәлен ачыкламаган, әмма табиблар аларның гомере өчен көрәшә дип билгеләгән.
Юлдагылар сак була күрсен. Борынгылар бер дә юкка “юл газабы – гүр газабы”, дип юкка әйтмәгәндер.
Авария сәбәпле Кишем каналы аша күпер ике якка да ябык торган. Машиналарга Вытегра һәм Вологда яклап урау юллар оештырганнар.
Фото:runews24.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|