|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2022 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда бер хатынга сыер һөҗүм иткәннән соң, аның ике литрга якын канын суыртканнарМамадыш хастаханәсенә эче авыртуга зарланган хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Пациентканың корсагында бик зур киста — шеш үскән. Зыян күрүче үзенең сыерлар асравын һәм көннәрдән бер көнне бер сыерның үзенә ташлануын хәбәр иткән. Сыер чак кына хуҗасын таптап үтермәгән.
Бәхеткә, хатынның эчке органнары зыян күрмәгән. Табиблар шешны ярган, аннан ике литрга якын кан суыртканнар, дип хәбәр итә Мамадыш РҮХнең матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта хатынның хәле тотрыклы, дәвалану дәвам итә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|