|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2022 Криминал
Телефонын зарядкага куюны сораган. Чистайдагы җинаять нечкәлекләреТатарстанда 51 яшьлек Чистай кешесенә карата җинаять эше судка җибәрелгән. Ир-атны ике кешене аеруча кансызлык белән үтерү, чит кеше милкен урлау һәм алдан уйлап юкка чыгаруда гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Тикшерү ачыклаганча, узган елның ноябрь аенда ир-ат иптәше йортына килгән һәм телефон белән фонарен зарядкага куюны сораган. Ул вакытта йортта хуҗаның дусты да булган. Ир-атлар спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Хуҗа белән кунак арасында низаг чыккан – хуҗа аны гаджетларны зарядкага кую өчен килүдә гаепләгән. Ир-ат җавап итеп балта белән хуҗаны, ә аннары аның дустын да чабып үтергән.Үтергәннәнн соң, ир-ат аларның милкен алган һәм йортка ут төрткән.
Чистай кешесе үз гаебен таныган. Искәртик, элек ул үтерү һәм талау өчен төрмәдә утырган, 2021 елның мартында гына иреккә чыккан булган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|