поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.08.2022 Медицина

Инсульт суккан кешегә елмаерга кушарга кирәк

Татарстанда ел саен инсульттан 10 меңнән артык кеше үлә. 2004 елда ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инсультны глобаль эпидемия дип атаган иде. Аның килеп чыгу сәбәпләре, төрләре, инсультны кисәтү хакында медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең неврология бүлеге мөдире Марат Сайхунов белән сөйләштек.

— Күп кеше тынгысыз тормыш белән яши, әмма инсультка китергән сәбәпләр ул гына түгелдер?

— Әлбәттә, төрле сәбәпләр инсультка китерергә мөмкин. Мәсәлән, кан тамырлары авырулары, атеросклероз, шикәр диабеты, баш миендәге кан тамырларындагы үзгәрешләр һ.б. Кеше җитәрлек күләмдә су эчәргә тиеш. Кандагы холестерин, шикәр күләмен тикшертергә, кан басымын үлчәп торырга кирәк. Баш авыртуларга да кеше сизгер булсын.

— Баш авырту дигәннән, күп кеше магнит давыллары организмга тәэсир итә дип зарлана.
— Әйе, магнит давыллары, һава торышының еш алышынуы, терекөмеш баганасындагы атмосфера басымының кинәт үзгәреп торуы кеше сәламәтлегенә тәэсир итә. Дөрес, моны төрле кеше төрлечә кичерә. Үзеңне чыныктырсаң, магнит давылларына сизгерлекне киметергә була. Моның өчен көн саен 40 минут тирәсе җәяү йөрүне гадәткә кертергә кирәк. Әгәр кеше йөргәндә нык арый, тир бәреп чыга икән, күнегүләрне киметергә була. Организм үзенә йөкләнгән авырлыкны үзе җиңәргә өйрәнә.

— Инсультның билгеләре нинди?
— Инсульт ике төрле була, икесендә дә билгеләре охшаш. Башта баш авырта, кайберәүләр, чүкеч белән суккан кебек, диләр. Баш әйләнә, хәлсезлек күзәтелә. Соңрак күңел болганырга, пульс акрынрак тибә башларга мөмкин. Бер як кул, аяк хәрәкәтләнми, берни сизми, паралич суккан кебек була. Кан басымы күтәрелә. Кешегә бу вакытта елмаерга кушарга кирәк. Инсульт булган кеше моны тиешенчә эшли алмаячак. Аның бите кыйшая. Ирен читләре өскә күтәрелми. Сүз, җөмлә әйттерегез. Кеше бик акрын сөйләшәчәк. Кайчакта сүзен аңлап та булмый. Кешегә телен күрсәтергә кушыгыз. Аның теле кыек, бер якка авышкан булса, бу да инсульт билгесе.

— Бу вакытта кешегә ничек ярдәм итәргә?
— Авыруны дүрт сәгать эчендә йөрәк-кан тамыры үзәкләре урнашкан хастаханәләргә китереп җиткерү мөһим. Республикада махсус программа кертелгәч, бу үзәкләр саны артты. Алар Татарстанда 18 урында (Арча, Буа, Бөгелмә, Яшел Үзәндә һ.б.) урнашкан. Шуңа да беренче эш итеп ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк. Инсульт вакытында кешегә дару бирергә ярамый. Медицина хезмәткәрләре килеп җиткәнче, авыруның кысып торган киемен чишегез, бүлмәне җилләтегез.

— Редакциягә Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән укучыбыз Салих абый шалтыратты. Инсульт кичергән кеше яңадан бу авыру кабатланмасын өчен нәрсәләрне истә тотарга тиеш дип кызыксына.
— Инсульт кичергән кешеләрне исәпкә алалар. Хастаханәдән савыгып чыкканда, дәвалаучы табиб аңа тәкъдимнәрен, эчәргә кирәкле даруларны язып бирә. Кызганыч, күпләр хәле яхшыргач, бу хакта оныта. Даруларны да эчми. Югыйсә кан басымын көйли торган даруны ул күтәрелгәндә генә түгел, көн дә эчәргә кирәк. Инсульт кичергән кеше табибка даими күренеп торырга тиеш. Күп нәрсә кешенең ниләр ашавына бәйле. Яшелчә, җиләк-җимеш, диңгез балыгы файдалы. Суны җитәрлек эчегез. Кеше организмына Д витамины кирәк. Артык баллы ризык ашамаска тырышыгыз. Тозлы, борычлы ризык кан басымын күтәрергә мөмкин.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 19.08.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»