|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2022 Милләт
Татар телен укыту өчен шартлар тудырылган16 августта Казанның «Адымнар» полилингваль комплексында Милли мәгариф педагоглары һәм идарәче хезмәткәрләре форумы узды. Чарада татар теле укытыла торган һөнәри, гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре һәм директорлары, тәрбиячеләр, методик берләшмәләр җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары - барлыгы 500ләп кеше катнашты. Алар укучыларда ана телендә уку теләге тудыру өчен цифра ресурсларыннан файдалану буенча фикер алыштылар, мастер-классларда катнаштылар, күргәзмәләр карадылар.
Чараның икенче өлешендә Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанда яшәүче ха¬лыкларның туган телләрен сак¬лау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узды.
Самараның «Яктылык» татар мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов тәҗрибә уртаклашу өчен чакырылган бер¬дәнбер кунак булып барды. Башка регионнардан вәкилләр юк иде.
- Татарстанның җиде районында 9нчы сыйныфны тә¬мам¬лаганда татар теленнән имтихан тапшырган бер генә бала да юк, - дип гаҗәпләнде Марат Әхмәтов. - Республикада балаларның дүрттән бере генә туган телендә белем ала. Чынбарлыкта исә ул саннар тагын да азрак булырга мөмкин. Шуны аңлагыз, сезнең үзегезнең ни дәрәҗәдә татар җанлы булуыгыз укучыга искиткеч йогынты ясый, - диде ул.
- Туган телләребезне як¬лау, саклау һәм өйрәнү өчен Рос¬сиянең күпмилләтле халыклары берләшергә тиеш. Бу бурычны этномәдәни белем бирү учреждениеләре уңышлы хәл итә ала, - дип башлады чыгышын Радик әфәнде Газизов. Ул форумда катнашучыларны «Яктылык» мәктәбенең кыскача тарихы, эшчәнлеге белән таныштырып үтте. «Мәктәптәге укыту процессы, өстәмә белем бирү түгәрәкләре, тәрбияви чаралар - барысы да ана телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга һәм өйрәнүгә юнәлдерелгән», - диде ул.
- «Яктылык»та укырга те¬ләү¬челәр саны елдан-ел ар¬та бара. Әлеге мәктәп бинасы 396 укучыга исәпләнгән. Ә без 2 сменада укырга мәҗбүр, чөнки узган уку елында мәк¬тәптә 600 бала белем алды. Бу зур уңайсызлыклар тудыра. Мәктәпкә бөтен шәһәрдән ге¬нә түгел, хәтта шәһәр бис¬тә-ләреннән йөреп укучылар күп. Кызганычка, авыллар юкка чыга бара, ә шәһәр мохитында ана телен саклап калуы бик авыр. Ә әдәби телне саклау мәктәптән башка була да алмый. Димәк, шәһәребездәге бердәнбер татар мәктәбен киңәйтергә кирәк, - дип, турыга Республика башлыгына мөрәҗәгать итте Радик әфәнде. - Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Халкыбызның рухын, милли аңын саклауга ни дәрәҗәдә игътибар бирүегезне беләбез. Самара төбәгендә татар милли мохитын булдыру өчен Татарстан ярдәме дә булса, өл¬кә күләмендә бик авыр хәл ителә торган мәсьәләгә бераз җиңеллек килер иде, - диде ул.
Радик Газизов элек күрсә¬телгән ярдәм чаралары, «Яктылык»ның 25 еллык юбилее уңаеннан тапшырылган бү¬¬¬ләк¬ләр өчен рәхмәт әйтергә дә онытмады. Аның чыгышын зал көчле алкышлар белән сәламләде. Ә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова «Яктылык» мәктәбе эш¬чәнлегенең күпләргә үрнәк булуын әйтеп үтте. Ул, Самара укытучылары кебек тырыш мөгаллимнәрне канат ас¬тына алып, һәртөрле ярдәм күр¬сә¬теп, алга таба да бердәм булып яшәргә әзер булуын белдерде, телебезне саклап калуда күп көч куйганнары өчен ихлас күңелдән рәхмәтләр җиткерде.
- Уку планнарының аерым вариантларында туган тел һәм әдәбият фәне булмавы яисә дәресләр саны кыскартылуы борчу тудыра. Мәктәпләрдә ту¬ган тел дәресләрен саклап ка¬лу максатыннан республика җи¬тәкчелеге, депутатлар корпусы Россия Мәгариф министр¬лыгы белән эшлекле очрашулар уздырды. Нәтиҗәдә, яңар¬тылган стандартларга ана теле дәресләрен арттыру турында үзгәрешләр кертелде, - дип искәртте Минзәлия Закирова. - Шуңа нигезләнеп, һәр мәктәптә, кимендә, ике сәгать татар теле һәм әдәбияты укы¬тып булачак. Моны карар итеп кабул итү¬е¬гезне сорар идем. Бер мәктәп тә моннан читтә калырга тиеш түгел. Әзерлекле укытучыларыбыз да, уку әсбаплары да бар. Ана телен укыту өчен шартлар тудырылган, - дип нокта куйды министр урынбасары.
Венера ГАЛИМОВА |
Иң күп укылган
|