|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2022 Шоу-бизнес
Алсу-Азат Фазлыевлар дүртенчегә бәби көтә?Җырчы Азат Фазлыевның социаль челтәрдә гаиләсе белән бергә төшкән видеосы, аннан да бигрәк, видео астында язып куйган сүзләре интернетта шау-шу куптарды. «Өч балабыз бар, Аллага шөкер! Хәзер дүртенчесен көтәм», дип язган Азат. Җырлы-моңлы гаилә дүртенчегә бәби көтүләре турында әлегә рәсми белдерү ясамаса да, моңа кадәр көзге гастроль графиклары астында халык афишаларда Алсуның булмавына игътибар итеп өлгергән иде инде. Әмма "Алсу ник юк?", "Алсу булмый мени?" дигән сораулар җавапсыз калды. Аннан да алданрак Азат Фазлыевның ВКонтакте сәхифәсендә тагын бер үзенчәлекле пост чыккан иде. "Алда зур сынаулар, зур планнар. Үзем беләм җинел булмаячагын, ләкин ышанам җиңеп чыгасыма. Ходай ярдәменнән ташламас", дип язды август башында җырчы.
Ике уллары һәм төпчекләре - көтеп алынган 1 яшьлек кызчыклары Зифаны үстерүче Фазлыевлар, чыннан да дүртенчегә бәби көтәләрме-юкмы - монысын вакыт күрсәтер. Ә без аларга бары тик уңышлар гына теләп калабыз!
Фото: https://vk.com/azatfazlyev88
--- |
Иң күп укылган
|