|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2022 Хәвеф-хәтәр
![]() Бастрыкин Татарстанда булган хәлне тикшерүне үз контроленә алдыРоссия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстанда сукбай этнең өч балага һөҗүм итүнең нечкәлекләрен тикшерү турында хәбәр итәргә кушты. Шул хактагы мәгълүмат РФ Тикшерү комитеты сайтында урнаштырылган. Бастрыкин ТР Тикшерү комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыга әлеге хәлнең нечкәлекләре һәм хәзерге вакытта алып барыла торган тикшерү гамәлләре турында җентекле доклад тәкъдим итәргә, шулай ук бу җинаятьтә катнашы булган конкрет вазифаи затларны ачыкларга кушты.
Җинаять эшен тикшерүнең барышын Тикшерү комитеты үз контроленә алган.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Кукмара районында сукбай эт өч баланы (11 яшьлек ике малай һәм 5 яшьлек кыз) тешләве хакында хәбәр иткән иде. Күпсанлы җәрәхәтләр алган сабыйны хастаханәгә озатканнар.
Әлеге факт буенча «Гамьсезлек» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.
Фото: РИА Новости
--- |
Иң күп укылган
|