поиск новостей
Көн мәзәге
  • Шәһәрдә юллар шул кадәр начар иде ки, “Без аны югалттык бугай” дигән сүзне ишеткәч, “Ашыгыч ярдәм” машинасы шоферы пациентны эзләргә дип кире борылган иде.

Бүген кемнәр туган
  • 06 Июнь
  • Фәнис Фәтхи (1961-2018) - журналист
  • Илдар Хәйруллин - актер
  • Айгөл Сагынбаева - җырчы
  • Әсгать Айдар (1906-1959) - шагыйрь
  • Лилия Газизова - шагыйрә
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
17.08.2022 Мәдәният

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен тәкъдим итә. Премиаль фонд 1000 000 сум.

Шул уңайдан, 18 август көнне, 11:00 сәгатьтә, «ТАТМЕДИА» АҖ «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Төп спикерлар:

1. Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин - «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән, һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, ТР законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты.

2. Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова - «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры - баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

3. Ирек Галимулла улы Хафизов - К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты.

4. Роза Рәшит кызы Әдиятуллина - «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе.
Очрашу кысаларында әлеге бәйгенең әһәмияте, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итүе, татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесе татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Конкурс милли мәдәният өлкәсендә әдәбиятның урынын билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнә: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак.

Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

---
Шаян
№ --- | 17.08.2022
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы