|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2022 Җәмгыять
Өченче һәм аннан соңгы балалары туганнарга 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итәләрРоссия Иҗтимагый палатасы өченче һәм аннан соңгы балалар туганда бер миллион сум күләмендә гаилә капиталы түләргә тәкъдим итте, дип яза «Известия». Җәмәгатьчелек фикеренчә, мондый чара россиялеләрне бала табуга этәрәчәк. Әлеге түләү кертелгәннән соң, илдә ел саен 100 меңнән артык сабый дөньяга килер дип фаразлыйлар.
Шулай ук Иҗтимагый палатада гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча, йөкле хатын-кызлар өчен яшәү минимумы кадәр айлык пособие бирергә кирәк дип саныйлар. Арттырылган түләүләрне өченче яки аннан соңгы балаларын көтүчеләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк булачак әниләргә бирүне тәкъдим итәләр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|