|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2022 Фаҗига
Икенче баланы да коткара алмаганнарБашкортстанның Караидел районында Караидел елгасындагы пирстан егылып төшкән сабыйлар гомере өчен табиблар озак көрәште. Кызганычка каршы, ике көн элек яшь ярымлык малайның гомере өзелгән иде. Инде аның икетуганы - 1,7 яшьлеге дә үлгән.
Фаҗига 12 августта була. Караучысыз калган балалар ихатадан чыгып киткән һәм, елга буена килеп, пирстан елгага егылып төшкән. Аларны аңсыз хәлдә реанимациягә китерәләр. Балалар ИВЛда булган.
Авыр туфраклары җиңел булсын сабыйларның. Ата-аналарына Ходай сабырлык бирсен!
фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|