|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2022 Хәвеф-хәтәр
Ике яшьлек кызчык еланны тешләп үтергәнТөркиядә ике яшьлек кыз еланны үтергән. Елан баланың ирененә чаккан, шуннан кызчык сөйрәлүченең муенын тешләгән, дип яза Lenta.ru. Сабыйның үз өйләре ишегалдында уйнап утырган чагы була. Кинәт кенә елан шуышып килеп, кызчыкның аскы иренен тешләп ала. Бала бик нык куркып, кычкырып җибәрә. Бала кычкырган тавышка күршеләре йөгереп килеп җитә. Алар ни күрсен: кызчык 50 сантиметр озынлыктагы еланга тешләрен батырган…
Шундук ашыгыч медицина ярдәме чакыртыла. Табиблар килеп җиткәнче, тиешле гамәлләр күрелә.
Бер тәүлек хастаханәдә дәваланганнан соң бала өенә кайтарып җибәрелгән. Кызчык инде тулысынча савыккан, үзен бик әйбәт хис итә.
Елан чаккан вакытта баланың әти-әнисе эштә булган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|