поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.08.2022 Дин

Кукмарада Россия күләмендә V Мәчкәрә укулары узачак

Мөхәррәм аеның 19 нчы көнендә (17 августта) Кукмара районында “V Мәчкәрә укулары” дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстанның Кукмара мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә. Фәнни җыенга дин әһелләре, күренекле галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, милли мирас, мәдәният, татар дин гыйлеме фикере үсеше белән кызыксынучы шәхесләр, каләм ияләре, хәйриячеләр, шәкертләр чакырулы.

Алар арасында Россиянең баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ульяновск өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Расүл хәзрәт Фәтхуллов, Уфаның “Ихлас” мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар, Фоат Галимуллин, Альберт Борһанов һәм башкалар бар.

Мәчкәрә укулары Кукмара районының данлыклы Мәчкәрә авылында уза. Революциягә кадәр ул Россиядә иң зур мөселман мәгарифе учакларының берсе булган. Мәчкәрә тарихы 1678 елдан ук билгеле. 1791-1793 елларда биредә 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешов акчасына таш мәчет салына. Бүген ул Екатерина II указыннан соң салынган Татарстанда иң борынгы таш мәчетләр санына кертелә. 2022 нче елның 18 мартында мәдәни мирас объекты булып саналган Беренче Җәмигъ мәчеттә рәсми рәвештә реставрация эшләренә старт бирелде. Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчкәрә мәчетенең мәдрәсәсе дә була. Анда шәкертләрне атаклы дин әһелләре укыткан: Габденнасыйр Курсави, Баһаветдин Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе), Хәйрулла Госманов (“Госмания” мәдрәсәсенә нигез салучы) һ.б.

Мәчкәрәнең иске зираты да игътибарга лаек, ул күп күренекле шәхесләрнең соңгы сыену урыны да булып тора. Бүгенге көндә Мәчкәрә авылы зиратында 33 ташъязма истәлек саклана. Татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак абруйлы урын тоткан авылны саклау һәм зираттагы ташларны карап тору буенча Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов зур хезмәт башкара. Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшинаның да милли мирасны өйрәнүдә, фәнни җыентык итеп бастыруда эшләгән эшләре бәяләп бетергесез зур. Борынгы ташларда Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселе (Габдулла Габдессәлам улы, Муса Габдулла улы, Мостафа Муса улы, Исхак Муса улы, Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы һ.б., аларның хәләл җефетләре, балалары), тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле мәгълүмат теркәлгән.

Шул рәвешле, ел саен Мәчкәрә укуларын уздыру татар рухи мирасын өйрәнүгә һәм саклауга бер өлеш кертә, аның тирәсендә бөтен илдән төрле дин әһелләрен, галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, тарихчыларны җыя.

Катнашучыларның күплегеннән һәм географиясеннән тыш, быел беренче тапкыр Россиякүләм дәрәҗәдә уздырылучы “V Мәчкәрә укулары” конференциясе үзенең бай эчтәлекле программасы белән аерылып тора. Иртәнге 09.00-11.00 сәгатьтә кунаклар өчен төбәкнең үзенчәлекләре һәм ташъязма мәдәни мирасы белән таныштыру чаралары, экскурсияләр оештырылачак: катнашучыларга бай тарихи дини мираска ия булган Мәчкәрә авылының иске зиратында сакланучы кабер ташларын, төзекләндерү эшләре башланган Мәчкәрә авылының борынгы Беренче Җәмигъ мәчетен күрсәтәчәкләр, Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән таныштырачаклар, җирле халык, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашу булачак. 11.30 сәгатьтә Кукмара районы Туеш мәчете каршында “Хидәят” рухи-тәрбия үзәгенең тантаналы ачылышы планлаштырыла. 14.00-дә Кукмара мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы һәм төп катнашучыларның чыгышлары көтелә.

Юбилей укуларын Россиякүләм дәрәҗәдә үткәрү өчен әзерлек эшләре ел дәвамында алып барылды, “IV Мәчкәрә укулары”ның җыентыгына материаллар тупланып, нәшер ителде, Мәчкәрә мәчетенең һәм мәдрәсәсенең тарихын, мирасын өйрәнер өчен галимнәр һәм белгечләр җәлеп ителде, Мәчкәрә мәдрәсәсе нигезе булган җирдә мәгълүмати билге урнаштырылды, Мәчкәрә мәчетен төзекләндерү өчен акча җыю оештырылды.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»