поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.08.2022 Милләт

«Сынущик» белән «дущинка» әнисе буласым килми

Күптән түгел социаль чел­тәрдә утырган вакытта сый­ныфташымның кызы белән ара­лашкан видеосын күреп алдым. Аның кызы белән минем кызым яшьтәшләр, икебез дә чиста татар авылыннан, татарча укып үстек, шуңа күрә кызыксынып карый башладым. Әтисе белән әнисе баладан сүз­ләр кабатлата:

– Красивое платье, кызым. Смотри! Принеси книжку.
 
Бер атналап кына карап бардым мин бу тамашаны, ниш­ләп рус телендә аралашалар икән дигән сорау башымнан чыкмады. Озак уйлап тормадым, язып сорадым. Җавап та көттермәде: “Хатыным белән шулай килештек. Күргәнеңчә, татарча гына сөйләшеп үскәч, шәһәргә күчеп киткән вакытта безгә бик авыр булды: дуслар табарга, аралашырга, уйлаган фикерләрне дөрес итеп җиткерергә, ә иң мөһиме, татар акцентыннан оялырга мәҗбүр булдык. Шуңа күрә кызыбызның теле алдан ук рус телендә ачылса, яшәргә җиңелрәк булыр, дидек. Барыбер рус телле мохитта яшибез бит...”
 
Шундый авыр булды бу сүз­ләрне укырга! Әйе, сүз дә юк, һәр кешенең үз фикере булырга тиеш. Баланы русча сөйләшергә өйрәтәбез дигән булып, ата-ана үзе дә вата-җимерә русчага күчә. Хәлләреннән килсә, инглизчә дә сөйләшерләр иде, тик белмиләр. Туган телеңнән, татарлыгыңнан оялумы бу?! Ник алай? Татарларны элек-элек­тән мәгърифәтле, булдык­лы халык дип белгәннәр. Теле­без дә матур һәм моңлы яң­гы­рый.
 
Мин үзем кызым туу белән бары тик татар телендә генә ара­лашам. Самарага күчеп кил­гәнче ул бер рус сүзе дә белми иде. Балалар белән аралаша-аралаша, ярты ел эчендә рус те­ленә дә өйрәнде. Мин моны проблема дип санамадым да, ба­лалар бакчасына киткәч, ба­ры­бер рус теле аңа кирәк булачак.
 
Туган теле турында сүз чыкса, кайберәүләр хөкүмәтне сү­гәргә тотына. Татар теле дә­ресләрен киметтеләр, янәсе. “Атнага 1 - 2 тапкыр гына кергән татар теле дәресендә бала ничек татарчага өйрәнсен?!” - дию­челәр дә бар. Туган те­леңдә үзең гел сөйләшсәң, ба­ла теле татарча ачыла. Шуны истә тотыгыз! Сабый беренче сүзләрен туган телендә әйтергә тиеш. Әти-әниең, әби-бабаң шушы телдә сөйләшә икән, ди­мәк, балаңның теле дә - татар теле. Киләчәк буыннарга ана телебезне тапшырып калдырырга теләсәк, үзара гел үз телеңдә аралашырга тиешбез. Иң олы максатым - кызымны әдәби язма телгә дә өйрәтү.
 
Ерак барасы юк, саф татар авылларында да балалар бүген русча сөйләшеп үсә. Кайберләре татарча бөтенләй аңламый. Кайберәүләре татарча аңлыйм, тик җавапны татар телендә кайтара алмыйм, диләр. Ә үзләрен татар егет­ләре, татар кызлары дип саный­лар, югыйсә. Татарстанның “Татар радиосы” алып баручысы Айсылу Лерон да социаль челтәрдәге үз битендә шул хакта язып чыкты.
 
– Рус телен балага махсус өйрәтмәсәң дә, бик тиз отып ала. Яраткан мультиклары русча, урамда балалар рус телендә аралаша… Ә менә балаң туган телен белсен дисәң, тырышмыйча мөмкин түгел. Моның өчен нишлибез? Беренчедән, өйдә татарча сөйләшәбез. Балам, башкаларга карап, “мама” дисә, я ишетмәмешкә салышам, я “мин мама түгел, мин - әни” дим. Икенчедән, русча сөйләшеп маташкан балага кушылып рус теленә күчәргә кирәкми. Күп очракта әби-ба­байларның, телләрен вата-җи­мерә, оныклары белән, “сынущик” дип, русча сөйләшергә ма­ташканын күзәткәнем бар. Соң алар да русчага күчкәч, ничек татарча белсен инде ул бала?! Өченчедән, мөмкинлек булса, баланы татар бакчасына бирергә, ә киләчәктә татар мәктәбен сайларга кирәк.
 
Кемдер: “Татарча укыган ба­­ла югары уку йортына ке­рә алмас, дип борчыла. Юк­ка хафаланалар! Мәгънәсез сә­­бәп кенә бу! Менә мин татар гимназиясендә белем алдым, мин дә, үзем белән укыган иптәшләрем дә югары белем алдык. Хәзер күбесе бик дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Туган телен белгән кеше беркайчан да югалмас. Аннары, игътибар итсәгез, туган тел­ләрен яхшы белгән татар балалары рус телен дә камил дәрәҗәдә белә!
 
Балаларны үз телендә сөй­ләшергә өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балалар авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фи­керләрен ашыкмыйча сөйли бе­лүләренә ирешү кирәк. Гаеплене читтән эзләгәнче, үзе­безнең ялгышларыбызны төзә­тергә ашыксак иде. Олыгайган көнегездә “папа”, “мама” буласы килмәс бит, “әти”, “әни” ди­гәнне ишетү татлырак булыр.
 
Язмамны бөек шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Сабый чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Риясыз сабыйларыбыз­га дөрес тәрбия биреп, ях­шы кешеләр итеп үстерә алсак иде.
Фото: пиксабай
 
 
 

Айгөл САФИНА
Бердәмлек
№ --- | 15.08.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»