|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2011 Җәмгыять
MADE IN CHINAБаламны тәгәрмәчле арбага утырттым да уенчыклар, кием-салым сатыла торган кибеттә йөрим. Мәрьямнең бер нәрсәгә артык исе китми, тегене, моны ал дип тә кыбырсымый. Мин исә, балачагына кайтып утырган карт аю кебек, күзләремне майландырып, уенчыклар дөньясына кереп адашам – кара инде монысы үзе җырлый, үзе сикерә торган куян, бу ходунки дигәннәренә нинди генә тавыш чыгара торган нәмәстәләр урнаштырмаганнар. Бездән арырак миннән дә «хуже» дәрәҗәдәге бер ир нәкъ чын эт кыяфәтендәге уенчык белән уйный – уенчыкка «дай лапу» дип әмер бирсәң, ул сиңа тәпиен суза, «ят» дисәң ята. Ир уенга шуның кадәр бирелгән ки, янындагы улы: «Китик инде, әтием, син зур бит инде», – дип, әтисенә мөлдерәп карап басып тора. Ир исә инде бишенче кабат этнең тәпиен кыса...
Шөкер, бүгенге балаларның балачагы бәхетле. Без – яшь әти-әниләр буыны, аеруча балаларга игътибар юнәлтәбез бугай. Үзебез күрмәгәнне күрсәтергә, үзебездә булмаганны алып бирергә һәрвакыт әзер. Кайвакытта күңелгә, артыгы түгелме, дигән шик кереп чыккалый – әмма яңа уенчык белән әвәрә килгән нарасыеңа карыйсың да, психолог киңәшләре искә төшә: «Балагызга артык кием җыймагыз, әмма уенчыкларга бервакытта да акча жәлләмәгез».
Аның акчасын да жәлләмибез инде – уенчыкның бездә эшләнү-эшләнмәве, сыйфат дәрәҗәсе генә борчый.
Балага ни кирәк?
Әлбәттә, яшенә карап баланы кызыксындыручы уенчыклар аерыла. Шалтыравык ( погремушкалар) уенчыкларны «развивающийлары» алыштыра, аннан рольле уеннар өчен кирәклеләре, аннан баланың үзенең сорап ала торганнары. Әмма, ни хикмәт, аларның бәяләре артык аерылмый. Ярый да ул бала тугач, күпчелек уенчык бүләк булып «керә», бала исәеп, үзең ала башлагач, аның кесәгә ничек сугуын шәп аңлыйсың.
Кызым быел Кыш бабай дигән төшенчәне аңлый башлагач, заказны алдан биреп куйды. Хат язуны без әле аңламыйбыз, Кыш бабайга әйтерсең, дип кенә аңлатты. Үзенең чүлмәккә хаҗәтләрен үтәүче, ашый-эчә, чын күз яшьләре белән елый торган курчакны кунакта күреп кайтуга, аңа да нәкъ әнә шундые кирәклеген әйтте. «Әти белән сине тыңласам, мәми ашасам, Кыш бабай чүлмәкле курчак, чупа-чупс алып килә, да, әнием?» – дип, күзгә төбәлде. Ыхы, дидем, башта исә ул курчакның ат бәясе йөрүе бөтерелде. Әмма ул бит аны миннән түгел, Кыш бабайдан сорый!
Иптәш кыз белән тулы бер көнне Кыш бабай заказларын эзләүгә багышларга туры килде. Казанның бөтен кибетендә йөреп чыктык. Әмма бөтен җирдә дә «әттәгенәсе» икән ул Бэби Берн дигәннәре – бер җирдә 4550, бер җирдә 3850 сум, иң очсызы 3050 булды. Менә сиңа Кыш бабай! Безне яратуын ярата ул, әмма бүләкләрен генә бездән алдыра.
Мин инде кассага чират торганда Бэби Берн тартмасының арткы ягындагы язуын укыйм – хикмәти Хода, бусы да Кытай җимеше. Менә мәйтәм, баю җитте, Кытай ясап биргән курчакка 3 меңеңне чыгарып бир инде! Безнең ил шуны да ясый алмыймы әллә?
Күрше хакы
Тәңре хакы анысы, беләбез. Теге өч меңлек курчакны Кыш бабайны өйгә чакырып бүләк иттерткәч, мин Мәрьямнең уенчыклар кәрҗинен төбенә кадәр әйләндердем дә идәнгә чүмәштем. Шушы бер чүмәлә уенчыкның хет бер унысы безнең илдә җитештерелгәнме икән? Шалтыравыклар – Кытайныкы, җырлый торган, музыка уен кораллары – Кытайныкы, курчакларның җидесе дә – Кытайныкы. Йомшак уенчыклар, машиналар, «матайлар», самолет-вертолетларның берсендә дә безнең ил язуы юк. Ике пирамида, матрешкалар, неваляшка – безнеке. Җәмгысе – 6 уенчык. Курчаклар өчен өч арбаның өчесе дә Кытай күршенеке, Мәрьям үзе утырып йөри торган машина да аларныкы, шкаф-купеда тузан җыеп яткан ходунки да – MADE IN CHINA. Бәрәкалла мәйтәм, ярый алар бар әле, безнең балаларның гомер уенчык күрәселәре юк икән! Уенчыкны үзе алып караган кеше генә белә – аның өчен гаилә бюджетыннан аз акча каралмаган. Бер балалы гаилә генә дә күпме уенчык сатып ала дип исәпләсәң, күпме акчаны чит дәүләткә агызып ятабыз без. Әнә күршеләр 3 яшьлек малайларына 13 меңлек Лего уенчыгы алып кайтты, бертуган апам – 4 меңлек «матай». Бусы әле Яңа елга каралган бүләкләр генә – ә бөтенесе Кытай товарлары.
Башта үзеңне ярат
Үзен яратмаган кеше башка кешедән яраттыра алмый инде ул. Ә үзен хөрмәтли белмәгән ил чит илгә акча агыза булып чыга. Нәрсә, уенчык ясый алырлык кешеләребез юкмы? Бар. Эшләүче фабрикалармы – алары юк. Машина сәнәгате эшләп яткан ил батарейкага эшли алырлык «матай» белән, су салсаң, шуны трубка аша башка җиреннән агызып чыгара алырлык курчак ясый алмыймы? Ул бит инде пүчтәк нәрсә. Әгәр шулар үзебездә эшләнсә, бу товар сыйфатсыз дип без дә этикеткага берегеп катмас, балаларыбыз өчен курыкмас идек. Бердән акчабыз янга калыр, аннан күпме кешене эш урынлы, яраткан һөнәрле итәр идек.
Без бәләкәй вакытта – кибет киштәләренең әйбер булмаудан ялтырап торган вакытларында – бабакаебыз авыл кибетенә нинди уенчык кайта, бөтенесен кырып-себереп безгә, оныкларына алып бара иде. Ул агач Буратинолар, агач машиналар, пластмасс курчаклар – бөтен оныкларга җитте. Бәясе дә тиенле генә булган ул заманнарда яңа уенчыкка чират торыш иде, хәзер әнә буа буарлык – акчаң гына җитсен. Шалтыравыкларның матурраклары, сыйфатлыраклары 200 тәңкә тора.
Әлбәттә, уенчык бизнесы – алагаем зур система. Ул балалар кибетләренә кергәч тә шаккатып чыгасың – анда ялгышып та «башка система» җилләрен сизмәссең. Балалар хәзер кемнәрдер өчен зур акчалар эшләүче җил тегермәне. Без шул тегермәнгә су коябыз да су коябыз.
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|