поиск новостей
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
12.08.2022 Җәмгыять

“Наҗия апа безне бик күп эшкә өйрәтте”

Баулы районы Яңа Шалты авылында яшәүче укытучы-ветеран Наҗия Гыйльфанова төрледән-төрле мавыктыргыч чаралар, кичәләр, очрашулар һәм осталык дәресләре үткәреп тора. Шушы көннәрдә ул укучы балаларның җәйге каникулларының бер көнен кызыклы да, файдалы да итте. Алар бергәләп мунча өчен каеннан пиннек (себерке) әзерләделәр.

— Укучыларның җәйге ялының һәр мизгелен күңелле, файдалы, имин итеп уздыру, оештыра белү — өлкәннәрнең бурычы, — ди Наҗия апа. — Безнең авылга да шәһәрдән әби-бабайларына, туганнарына бик күп бала кайта. Нишләп әле алар белән күңелле очрашулар уздырмаска!
 
Наҗия Гыйльфанова сөйләвенчә, бу юлы балалар белән очрашу аларның ишегалдында оештырылган. Алдагы көнне мунча пиннеге бәйләү өчен кирәк-яракның барысын да тормыш иптәше Илшат агай белән бергә әзерләп куйган ул.
 
— Балаларга башта мунча сихәте, парлану, чабынуның файдасы хакында сөйләдем, — ди Наҗия ханым. — Мунча пиннеген җыю вакыты, төрләре турында сөйләшеп, пиннек бәйләдек. Балалар бик мавыгып безгә кушылдылар. Ярыша-ярыша пиннек бәйләдек. Арасына мәтрүшкә, ылыслы ботаклар, имән ботагы һәм башка үләннәр кыстырдык.
 
— Безне кечкенәдән мунчада чабынырга, парланырга әбием өйрәтте, — ди V сыйныфка баручы Камилә Сәлимгәрәева. — Чабынырга яратам, әмма мунча пиннеге бәйләгәнем юк иде әле. Кызык икән! Мин үземә берничә кечкенәне әзерләдем. Әниемә күрсәтеп, шаккатырам әле. Алайса, миңа гел зур пиннек бирәләр. Кечкенәсе уңайлырак булачак.
 
— Наҗия апа безне бик күп эшкә өйрәтте. Җәйге каникулларны шуңа да көтеп алабыз. Алъяпкыч тегәргә, калфак ясап, аны чигәргә, бәйләргә дә өйрәтте, — ди Алиана Хәйруллина. — Узган атнада, барыбызны да җыеп, җиләккә алып барды. Төрле шифалы үләннәрне куллана белергә өйрәтте. Шундый мавыктыргыч булды! Болын чәчәкләреннән такыялар үреп кидек.
 
Осталык дәресе барышында Наҗия апаның тормыш иптәше Илшат агай белән күрше кунак малае Ранил кызларга авыррак булып тоелган эшләрдә ярдәм иткәннәр. Пиннекләрнең сапларын җайлап, балта белән тигезләп биргәннәр.
 
— Балаларга барысы да ошады, тик менә кычыткан пиннеге бәйләү генә аларны бераз гаҗәпкә калдырды, — ди Наҗия Гыйльфанова. — Шуннан соң киләсе очрашуда кычыткан хакында сөйләшербез дип уйлап куйдым. Кычыткан ашы, төнәтмәсе, аның дәвалау үзлекләре турында сөйләп бетерерлек түгел бит.
 
Пиннек әзерләү буенча файдалы сәгать бергәләп шифалы үләннәрдән ясалган чәй, өчпочмак, тәбикмәк һәм кыстыбый белән чәй эчеп тәмамланган.

Индира СӘЙФУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 12.08.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar