|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2022 Хәвеф-хәтәр
“Без кайтканда, йорттан бернәрсә калмаган иде”Питрәч районының Шәле авылында булган коточкыч янгын социаль челтәрдә бик тиз таралды. 1979 елгы Рәдиф Гыймадиев дүрт кызы белән йортсыз калган. Хәзер алар вакытлыча Рәдифнең әниләрендә яшәп тора. Без шалтыраткан көнне гаилә башлыгы, яңгыр башланганчы дип, кырда ашыга-ашыга печән җыя иде. Янгын булган көнне сыерлары арканда бәйдә булуы белән генә исән калган, абзарда торса, ул да янар иде. Ялкын тиз арада йорттан гаражга, мунчага, мал абзарына күчкән. — Лаеш районына кунакка киткән идек. Әти белән генә яшибез. Әниебез бездән китте. Миңа 20 яшь. Читтән торып шәһәрдә белем алам. Сеңлемнең берсенә — 16, икенчесенә 15 яшь. Алар быел IX сыйныфка укырга бара. Иң кечкенәсенә 10 яшь. Лаештан кайтырга чыккач, "йортыгыз яна" дип шалтыраттылар. Кайтып җиткәндә, бернәрсә калмаган иде, — ди Рәдиф абыйның олы кызы Энҗе.
Янгын сүндерүчеләр фаҗига кыска ялганыш аркасында чыккан дип фаразлый. Бу өйне гаилә 2003 елда үз көче белән салган булган. Янгында тавыклар, үрдәкләр дә янып үлгән. Ишегалдында торган ике машиналары да яраксыз.
— Йортка 15 метрдан да якынрак килеп булмады, ялкын пешерде. Күрше өйнең тышланган пластигына кадәр эреде, — дип искә ала авылдашлары.
Гыймадиевлар гаиләсе диндә. Балалары, Рәдиф үзе дә намазын калдырмый. Бу янгынны да Аллаһтан сынау дип кабул итеп, сабыр булырга тырышалар. Йортлары иминиятләштерелгән булган. Тик аның акчасы яңа торак салырга җитми. Тиздән балаларны мәктәпкә озатырга кирәк. Алар бер киемне дә алып чыга алмаган. Ярый авылдашлары, туганнары булыша.
— Безгә ярдәм кулы сузган һәр кешегә бик рәхмәтлебез. Игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Авылдашлар авыр чакта безне ялгыз калдырмады, — ди Энҗе.
Гыймадиевлар гаиләсенә булышырга теләүчеләр өчен Энҗенең телефоны: 8-939-388-33-72 (“Тинькофф” һәм “Сбербанк” карталарына беркетелгән, Энҗе Рәдифовна исемендә).
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|