поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.01.2011 Җәмгыять

Бөкрене кабер төзәтә

Эш вакыты тәмамланып, бүлмәне бикләп чыгып барышым. Ни күрим, безнең коридорда урта яшьләрдәге бер апа ишекләрнең әле берсен, әле икенчесен тарткалап йөри.

– Кем кирәк иде сезгә, апа? – дим.

 

– Сеңлем, берәр җурналист белән сөйләшәсем килгән иде.

 

– Нәрсә турында?

 

– Беләсезме, минем улым Гаделгә төрмәдән, Ленар исемле егеттән хатлар килә. Алар бергә укыганнар иде.

 

– Сез моңа каршымы? – дим.

 

– Каршы, бик каршы. Ул Ленар яшьтән әшәке булды. Кеше кыйнап, төрмәгә эләкте, хәзер менә улымнан акча сорап, хатлар язып ята.

 

“Сез мине беләсез...”

 

Бу апаны бүлмәмә чакырдым. Ул Сиринә исемле икән. Башта бик тәфсилләп авыр язмышы турында сөйләде: гомере буе кара эштә эшләгән, улын ялгызы гына үстергән, Гаделгә ике яшь булганда, ире аны ташлап, икенче хатын янына киткән. Башта кеше почмагында торганнар, соңрак бер бүлмәле фатир алу бәхетенә ирешкән. Гаделгә бүген егерме яшь, техникумның соңгы курсында укый икән.

 

Шуннан Сиринә апа сумкасыннан бер кочак хат чыгарды: «Менә, сеңлем, укып кара әле. Соңгы хат декабрь азагында гына килде».

 

Хатлар урысча язылган иде. Барысын да укып чыктым. Үз гомеремдә күп төрле хатлар укырга туры килде, тик мондыйларын беренче тапкыр укуым. Һәр җөмлә саен диярлек сүгенү сүзе... Барлык хатларда да бер үк фикер – посылка җибәрегез. Менә ул хатлардан кайбер өзекләр:

 

«Адель, ..., жду от вас посылку, конкретную, т.е. здоровую. Копите деньги мне на подъем! Всего год остался. Где-то в июле вышлите мне спортивный костюм и кроссы, такие чтобы и на воле первое время можно было походить. Я вам об этом еще черкану.

 

Еще одна просьба, помнишь Ленку из 22 дома, так вот, найди мне её адрес. ..., что-то я по ней заскучал, погнал совсем...»

 

Бу Ленарның соңгы, 10 декабрьдә язган хаты. Ә менә монысы Гаделгә 2010 елның маенда килгән:

 

«Адель, я от тебя письма еще зимой получил, а вот ответа до сих пор нет. Уроды вы, .. !

 

О себе писать ничего не буду, вам походу ... да меня. А вы ведь обещали: мы тебя не забудем и прочие громкие слова. Или вы забыли, ..? Вы давай соберитесь и поговорите, нужен я вам или нет. И сразу же ответ пришлите, чтоб я больше на вас всех ставку не делал. Пишите, как есть!

 

Тут в лагере голяк, ... . Если не жалко, то курить, чай вышлите. Хотя, смотрите сами. Может, я вам сейчас не нужен, если так, черкани, кто за и против поименно. А после освобождения такое отношение будет к каждому из вас. Вы ведь не знаете мои возможности и связи, которые я натачивал здесь, ... . Ну, да ладно, ... вам тут я буду расписывать. Вы давай, решайте. На этом я закончу свои чернила. Не болейте там. Буду ждать ответа! Пока!

 

С уважением, Ленар.”

 

... Миңа бу хәлләр таныш. Ни өчен дигәндә, моннан берничә ел элек бертуган абыем дуслары белән төрмәдәге авылдаш егеткә – Альбертка (исемен үзгәртмәдем) посылка җибәргәләп тордылар.

 

«Аңламыйсыз!»

 

Альберт шәһәрдә үсте. Әнисен үтерделәр. Шуннан соң ул безнең авылга, дәү әнисе янына яшәргә кайтты. Армиягә дә дәү әнисе яныннан китте. Абыем белән дуслаштылар. Әти-әнием дә кызгана иде бу егетне. Альбертның дәү әнисе Галя апа әтинең укытучысы булган. Альберт армиядән абыйга хатлар язды. Хәрби хезмәтен тутырып, егет авылга кайтты. Кайтып, берничә ай узмады – төрмәгә эләкте. Ул җиңел генә акча эшләргә уйлаган – күрше чуваш авылыннан ике сыер урлаганнар. (Үзе белән тагын өч авылдаш егетне дә иярткән). Тегеләрнең урлаганын күреп калып, милициягә хәбәр иткәннәр. Егерме яшьлек егетләрне милиция кайнар эздән тотты. Суд булды, ике егетне берәр елга, берсен – өч, ә Альбертны (җинаятьне оештыручы буларак) дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Шулвакыт Альбертны кызгандык та сүктек тә. Дәү әнисе янында өйләнеп, матур гына яшәгән булса...

 

Хәтерлим, Альберт төрмәдән абыйга чәнечкеле розалар, әллә нинди сыннар ясап җибәрә иде. һәм һәрвакыт бер җөмлә яза торган булган: «Минем ялгышны кабатлама, энекәш». Альберт төрмәдә чагында дәү әнисе Галя апа үлеп китте...

 

Дәү әнисе дә булмагач, абыйлар, үзара акча җыешып, Альбертка посылка сала иделәр. Әти-әниләр дә моңа каршы килмәде, бер кешесе дә юк бит, бичараның. Төрмәдән акылга утырып кайтыр, нәтиҗә чыгарыр дип уйладык. Ләкин...

 

Альберт, вакытын тутырып, безнең авылга кайтты. Еш кына салгалый иде. Әйе, Альберт үзгәргән, тик начар якка. Моны күреп, абыйга Альберт белән аралашмаска әйтә башладык. Дөрес, мин ул егетнең усаллыгын күрмәдем. Һәрвакыт ерактан елмаеп исәнләшә. Клубта минем янга берәр егет килсә: “Карагыз аны, авыр сүз дә әйтәсе булмагыз. Алайса мин сезне...” – дия торган иде.

 

Шуннан ул Казанга китеп югалды. Эшкә урнаштым дигән. Озак та үтмәде, Альберт янә утыра, наркотиклар белән тотылган диделәр. Шаккаттык. Баксаң, элек бергә утырган танышлары аңа «эш» тәкъдим иткәннәр – наркотиклар сатарга. Альбертны тагын биш елга утырттылар...

 

Озын сүзнең кыскасы, Альберт узган ел язын төрмәдән чыкты. Бер кыз белән телефон аша танышкан икән, шуңа өйләнде. Туй ясадылар. Туйга абый да барды:

 

– Альбертның хатыны әйбәткә охшаган. Яшәргә урыны да бар икән. Альбертны җиһаз ясау цехына эшкә урнаштырган. Болай булса яшь хатын аннан кеше ясый, – дип сөенеп кайтты ул.

 

Тик бөкрене кабер генә төзәтә, диләр. Туй үтеп озак та узмады, Альбертны очраттым. Абый янына килгән иде. Кулында сыра шешәсе.

 

– Сине эчми дигәннәр иде бит? – дим.

 

– Әй, туйдым мин барысыннан да! Һәр көнне бер үк нәрсә: өй, эш, тагын өй.

 

– Ә, нәрсә, сиңа тегендә көн саен спектакль күрсәтәләр идеме әллә? – дим.

 

– Аңламыйсыз сез мине! Менә абыең да сүкте, барысы да акыл өйрәтә. Ә миңа мондый тормыш ошамый, аңлыйсыңмы?!

 

Альберт белән бүтән сүз көрәштереп тормадым. Бер генә нәрсә аңлашылды – бу тормыш аның өчен түгел. Аның йорты – төрмә.

 

Шул очрашудан соң бер ай узды микән, Альбертның тагын кулга алынуын ишеттек. Бу юлы – наркотиклар саклаганы өчен. Суд булды, аны тагын биш елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. (Абый хәзер аның белән аралашмый инде, кул селтәдем ди). Альбертның яшь хатыны гына кызганыч, яңа туган баласын ялгызы үстерергә туры киләчәк аңа. Ә бит Альбертка Ходай шундый зур мөмкинлек биргән иде. Ә ул тагын шул юлны – төрмәне сайлады.

 

“Телефонга акча сал!”

 

Монысы күз алдымда булган бер вакыйга. Дус кызымның бертуган сеңлесе Лилия телефон аша бер егет белән танышты. Кайчан карасаң да телефоннан сөйләшә. Берничә ай узды:

 

– Теге егет белән күрештегезме соң әле?– дим.

 

– Аның әле очрашырга мөмкинлеге юк,– диде кыз.

 

Лилиябез клубка да чыкмый, теге «серле» егет рөхсәт итми икән. Соң, мин әйтәм, бер күрмәгән кешегә шулкадәр табыну нормаль күренеш түгел бит дим. Соңрак Лилия серне чиште – теге егет төрмәдә утыра икән, бер елдан кайтырга тиеш. Ләкин монысы әле баласы гына булган икән. Лилия бурычка батты. Миннән мең сум алган иде, апасыннан өч мең, тагын башка таныш-белешләреннән бурычка җыйган. Баксаң, кыз, төрмәдәге егеткә посылка җибәреп, телефонына акча салып яткан икән. Лилия, акыллы гына кыз кебек үзе, ничек шундый юләрлекләр эшли алган, бик аптырадык. Тик ул безнең сүзләргә колак салмады, «тиздән кайтырга тиешле» егетен көтүен дәвам итте.

 

Беркөнне Лилиянең апасы чылтырата: «Малай, теге аферист сеңелкәштән утыз мең акча сораган. «Акчаны бер дустым кереп алыр. Акча тапсаң, ярты елдан ук чыгаралар», – дигән».

 

Якыннары елый-елый, Лилияне акылына китерделәр. Кыз телефон номерын алмаштырды. Башка егет белән очраша башлады. Теге төрмәдәге егет уртак танышлары аша Лилияне әле күп вакыт эзәрлекләде. Янәсе, кайткач, кызга көн күрсәтмәячәк.

 

Кайткан ул егет. Хәзер өендә әнисенең пенсиясен эчеп ята ди. Шөкер, Лилияне аптыратып йөдәтмәде.

 

...Сиринә апа белән дә озак сөйләштек. Ялгыз ананы мөмкин булганча тынычландырырга тырыштым. Шушы хәлләрне аңа да сөйләдем. Төрмәдә утыручыларның психологиясе шундый – алар башта кызгандыралар, аннан куркытуга күчәләр. Әлбәттә, кешенең үзен күрмәгәч, нәрсәдер әйтүе кыен. Шулай да бер нәрсә ачык: Гаделгә Ленар белән араны өзү хәерлерәктер.


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 7-8 | 25.01.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»