|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2022 Мәдәният
![]() «Кара пулат» операсы Болгар шәһәрендә күрсәтеләчәк2022 нче елның 12-13 августында Болгар шәһәрендә, ачык һавада «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк. Композитор Эльмир Низамовның, Ренат Харис либреттосы буенча язылган «Кара пулат» операсы янәдән тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк. 12-13 августта күрсәтеләчәк әлеге мәдәни чараның режиссеры – Илгиз Зәйниев. Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр чыгышы көтелә. Кара пулат объектында заманча ут визуализациясе эффекты, 3 D maping кулланылачак, оештырганда тарихи-мәдәни мирасны саклауның барлык таләпләре исәпкә алынды. «Кара пулат» операсы 20.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис; режиссер-куючы Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун, музыкаль җитәкче һәм дирижёр М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Ильяс Камал, куючы-рәссам – Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссам – Асель Исмәгыйлева, балетмейстер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев, хормейстер Динә Венедиктова, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина. Проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә «Кара пулат» операсын күрсәтү борынгы Болгар территориясендә open-air форматында (саф һавада) узачак. «Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу – бөтен дөнья өчен, кыйммәте булган күренекле урын. Һәм безгә кешеләрдә тарихны өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен проектлар кирәк», – дип ассызыклады Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев. Исегезгә төшерәбез, «Кара пулат» операсының нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый. Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак кимнән хан кызы пәйда була. Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә, дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|