|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2022 Мәдәният
Милли музейда «Идел буе Болгар дәүләте. Бөек мирас» күргәзмәсе ачылачак11 августтан Татарстан Республикасы Милли музеенда «Идел буе Болгар дәүләте. Бөек Мирас» күргәзмәсе ачыла. Экспонатлар илнең әйдәп баручы өч музее – Дәүләт Эрмитажы, Россия этнография музее һәм Дәүләт тарих музееннан алып кайтылган. Күргәзмәдә Рус этнография музееннан XIX гасырның уникаль костюмнары, алтын белән тегү, күн мозаикасы, зәркән эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук күргәзмәдә тамашачыларга X–XIII гасыр археологик артефактлары, XIX – XX гасыр башындагы этнографик һәйкәлләр һәм заманча рәссам Азат Миннекаев эшләре тәкъдим ителәчәк. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә 4 нче сентябрьгә кадәр эшлиячәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|