|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2022 Хәвеф-хәтәр
Мондый явызлыкка аны кем өйрәткән?Быел, 25 июль көнне иртәнге сәгать 5тә хокук саклау органнарына Учалы районының Ахун авылында шәхси торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерү барышында 81 яшьлек ханымның мәете табылган. Суд-медицина экспертизасы барышында хатын-кызның үлеме криминаль характерда булуы ачыкланган. БР Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, йорт тирәләрен җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә шул ук авыл кешесе - 24 яшьлек егетнең бармак эзләре табылган. Авылдашларыннан сорашу нәтиҗәсендә егет ул әби белән ачуланышкан булган. Фаҗига булган көнне танышында киемен салып калдырган, ә анда кан эзләре табылган. Нәтиҗәдә, барлык җыелган дәлилләрне күрсәткәч, ир үз гаебен таныган.
Шулай итеп, ул 2022 елның 25 июлендә исерек килеш олы яшьтәге ханымның өй алдына койма аша гына сикереп төшеп кергән. Ишеген ачып кереп, әбинең төрле җиренә пычак белән кадаган. Ул кергәндә әби йоклап яткан булган. Җинаять кылганнан соң, егет йортка ут төрткән дә, качкан.
--- |
Иң күп укылган
|