поиск новостей
  • 09.02 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 18.00, 16+
  • 09.02 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
Архив
 
05.08.2022 Язмыш

“Ашкындылар. Үлемгә булган, күрәсең...”

25 июль көнне Оренбургның Шарлык районы Яңа Муса авылында Габитовлар гаиләсе белән хушлаштылар.

Ял итәргә китеп, мәетләре генә кайтты
 
Горур тауларга, фирүзә төсендәге сулыкларга, нык канатларын киң җәеп очкан бөркетләргә, Каспий дулкыннарына карап хозурланырга хыялланган Рөстәм, Әлфинә һәм аларның ике баласының туган якларына Дагыстаннан мәетләре генә кайтты. 
 
Ике машинада дуслары белән сәяхәт итә яшьләр. Үзләрен кызыксындырган һәр җиргә тукталып ял итеп тә алалар. Тирә-яктагы табигатькә сокланып, саф һава сулап, арыган тәннәрне яздырып, көч-куәт җыялар. 
 
Бәла көтмәгәндә килә. 22 июльдә Габитовлар утырган “Датсун” машинасы Дагыстанның Хунзахск районындагы Тобот елгасына очып төшә. Йөз метр биеклектән егелып төшкән гаиләнең исән калу мөмкинлеге булмый. Шаһитларның сүзләренә караганда, бу көнне таулы районнарда яңгыр явып үткәнгә, юл тайгак һәм томанлы булган. 
 
Тирә-якта әлеге каньон бик куркыныч санала. Уган ел да биредә моңа охшаш фаҗига килеп чыккан – нәкь Габитовлар машинасы очып төшкән урында бер кеше һәлак булган. Прокуратура вәкилләре җирле хакимияткә мәсьәләне хәл итәргә, куркыныч борылыш турында кисәтү билгеләре һәм киртәләр кую турында күрсәтмә бирсә дә, мәсьәлә хәл ителми. Дагыстан Тикшерү комитеты түрәләрнең ваемсызлыгы турында җинаять эше кузгаткан.
 
Габитовларны Оренбург өлкәсенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән кайтаралар. Өлкә губернаторы Денис Паслер мәрхүмнәрнең якыннарына бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтергә боерык биргән.
 
«Күркәм гаилә иде»
 
Рөстәм белән Әлфинә – Оренбург өлкәсендәге Шарлык районы Яңа Муса һәм Үрнәк авылларында туып-үскән. Яшьләр мәктәптә белем алганда ук таныша, аннан соң очраша башлыйлар. 
 
– Алар укыган мәктәптә укытучы булып эшләдем, – дип сөйләде безгә Әлфия Сәфәрова. – Рөстәм Әлфинәдән бер яшькә өлкәнрәк. Икесе дә бик тырыш, эшчән. Гомумән, Әлфинә алтын кыз иде. Бик сәләтле, тырыш, отличница, әнисенең уң кулы. Рөстәм укуда әллә ни аерылып тормады, әмма эшчән, позитив, һәрвакыт йөзендә елмаю булды. Икесе дә, чын мәгънәсендә, дөрес тәрбия биргән һәм мәхәббәт белән үстергән гаиләләрдән. Мәктәпне тәмамлагач, Әлфинә Оренбургтагы педагогика университетының чит телләр факультетына укырга керде. Рөстәм аграр университетны сайлады. Әтисе вафатыннан соң ул аның фермерлык эшен дәвам итте. Авылда бер-ике ел яшәп алганнан соң, Әлфинә белән Рөстәм Оренбургка күченде. Әлфинә автотранспорт көллиятендә инглиз теле укытучысы булып эшләде. Аралар ерак булса да, аларның тормышы белән гел кызыксынып тордым. Күркәм, сокландыргыч гаилә иде алар.
 
– Бик игелекле, якты кеше, – дип сөйләде безгә тәрбия эшләре буенча көллият директоры урынбасары Тамара Крючкова вафат булган Әлфина турында. – Тәртипле, ярдәмчел, даими рәвештә үз квалификациясен күтәрү өстендә эшләде. Аннан балалар бик канәгать булды, яраттылар, ул сыйныф җитәкчесе дә иде. Һәркемгә якын килә, кирәкле сүзләр таба белә. Коллективыбыз өчен зур югалту бу!
 
Әлфинә, Рөстәм һәм аларның балалары белән хушлашыргахезмәттәшләре, район халкы, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре дә килгән. 
 
– Бу фаҗига күпләрне берләштерде, – дип язды үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Шарлык районы башлыгы Дмитрий Волков. – Оренбургтан гына түгел, Дагстаннан да гади кешеләр һәлак булучыларның әти-әниләренә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. Җирләү үткәрү буенча барлык чыгымнарны төбәкнең социаль үсеш министрлыгы үз өстенә алды.
 
Кыштан ук хыялланганнар
 
Әлфинәнең икетуган абыйсының хатыны Зөһрә Гомәрова туганнары турында искә алганда күз яшьләрен көчкә тыеп торды. 
 
– Күз алдыбызда үскән кыз бит ул Әлфинә. Әтисе Рамил җирле хуҗалыкта, әнисе Фирүзә Үрнәктә фельдшер булып эшли. Гаиләдә иң олысы иде Әлфинә, аннан соң сеңлесе, энесе бар. Шундый тырыш, эшчән гаиләдән. Оренбургка китеп, Кушкуль дигән микрорайонда үз көчләре белән өй салып чыктылар. Әти-әнисе бик булышты инде аларга. Ял саен шунда баралар иде. Рөстәм күршедән генә җир алып, ихата корды. Ел саен язын чеби алалар да, шуны бераз үстереп сатып йөриләр иде. Әлфинә инглиз теле укытучысы булып эшләде, моннан тыш репетиторлык эшчәнлеген дә алып барды. Күпме кеше йөрде аңа. Су кебек эчә иде чит телне. Улларына – 10, кызларына 8 яшь иде. 12 июль көнне корбан ашы үткәргәннәр. Рөстәм – гаиләдә төпчек бала, аннан кала тагын ике апасы бар. Аларның һәлакәткә юлыгуы турындагы хәбәр сәгате-минуты белән авыл буйлап таралды. Әлфинәнең телефонындагы соңгы номерга шалтыратып хәбәр иткәннәр икән. Рөстәм белән бергә укыган сыйныфташлары әнисе янына барып акчалата ярдәм иткән. 
 
Зөһрә апа сүзләренчә, Рөстәм белән Әлфинә Дагыстанга бару турында кыштан ук хыяллана башлаган.
 
– Әниләре Фирүзә әйтүенчә, балалар гел Дагыстанда ял итү турында сөйләшкән. Сәяхәт итү өчен алдан ук маршрут төзеп куйганнар. Ашкынып бардылар, ди Фирүзә. Үлемгә ашкынганнар күрәсең. Газраилнең кайда һәм кайчан көтеп торуын беркем дә белми шул, – дип сөйләде Зөһрә апа. 
 
Әлфинә һәм Рөстәмне, аларның ике балаларын Шарык районы Яңа Муса авылы зиратында җир куенына иңдергәннәр. Якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. 
 
Фотолар: Әлфинә Габитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы