поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
29.07.2022 Язмыш

Ике баласын югалткан ана: «Йөрәк ярасы гомерлеккә кала икән»

Лаеш районының Кабан авылында яшәүче Диләрә Гыйлемханова җиде ай инде күз яшьләрен коя. Узган елның 31 декабрендә Түбән Камага Яңа ел бәйрәмен каршыларга киткән улы гаиләсе белән фаҗигагә очрый. Килене Ләйсән шунда ук үлә. Улы исә операцияне күтәрә алмый. Ике оныгы да авыр хәлдә була. Табиблар аларның гомерен саклап кала. Оныклар хәзер әби белән бабай тәрбиясендә үсә.

– Киленем Ләйсәннең бик тә безне Казанга күчендерәсе килде. Без Түбән Камада яши идек. «Әни, әйдә яныбызга килегез», – дип кенә торды.  2019 елда без Лаеш районына күчендек. Ул чакта балаларның сөенгәннәрен күрсәгез! Ирем Әсгать белән ике ул үстердек. Олысы Илнур да, кечесе Илшат та Казанда яшәде. Шуңа да безне китерәселәре килгәндер дип уйладык, – дип сөйли Диләрә апа. – Хәзер менә бу фаҗигадән соң аңладым инде – киленемнең балаларын ялгыз калдырасы килмәгәндер, мөгаен. Күңеле сизенде микән әллә?
 
Түбән Камадан күченгәч, алар бер ел  бернинди борчу-хәсрәтсез, бик бәхетле яшиләр.  2021 елда Диләрә апа авырып китә. Аның телендә яман чир табалар.  Җитмәсә, авыру тарала. Күзенә күчә, лимфа төеннәре зурая. Диләрә апага декабрьнең алтысында операция ясыйлар. Ул вакытта килене Ләйсән яныннан да китми. Табиблар, палатага кертмибез, дисәләр дә, җаен таба. Качып булса да, әнисе янына кереп, аңа ярдәм итә. Үзенең әти-әнисен бик иртә югалта Ләйсән.
 
– Без тумышыбыз белән Балык Бистәсе районының Татар Казаклары авылыннан. Кодагыйларыбыз  күрше генә иде, – ди Диләрә апа. –  Ләйсән белән Илнур кечкенәдән бер-берләрен якын иттеләр. Алар иртә, 22 яшьтә үк өйләнеште. Тормышны яратып, бер-берсенең кадерен белеп яшәделәр. Мин киленемнең үзебезгә булган мөнәсәбәтенә шакката идем. Шулкадәр изге күңелле булып та була икән. Үзем дә килен булып килгәч, бернинди авыр сүз әйтмәдем, аннан кимчелек эзләмәдем. Ул исә Илнурга да әйбәт булды, безне дә хөрмәт итеп торды. Столбищедан йорт сатып алдык. Ләйсән кызларын ияртеп килеп керә дә, әти-әни, барыгыз, урамда йөрегез, дип безне ял иттерә, үзе ялт итеп өйне җыештырып чыгара иде. Шул арада коймагы да пешкән булыр иде. Безне чиста өйдә чәй табыны янында көтәр иде. Бик сагынам  үзләрен. Еламаган бер көнем юк.
 
…Фаҗига буласы көнне Илнур белән Ләйсән башта әти-әнисен бәйрәм белән котлап, Түбән Камага Ләйсәннең бердәнбер сеңлесе Айгөл гаиләсенә юл тоталар. Күп тә үтми, Диләрә апаның телефонына шалтыраталар да, Илнур Гыйлемханов сезнең улыгызмы, диләр. Аларның юл фаҗигасенә очрауларын, Ләйсәннең үлүе турында җиткерәләр. Ата белән ана бөтенләй коелып төшә. Бер генә теләк – калганнар исән-сау булсын! Ярты юлны узгач, Илнурның да үлгәнен әйтәләр.
 
– Барып җиткәнебезне хәтерләмим. Ничек исән калганбыздыр. Хәлебез читен иде. Мондый ачы хәсрәтне дошманыңа да күрсәтмәсен! Йөрәк ярасы гомерлеккә кала икән. Кешеләр, сабыр итегез, вакыт дәвалый, диләр. Ничекләр түзәргә соң? Әле ярый ике оныгым исән калды. Алар яшәргә көч бирә, – ди Диләрә апа.
 
Әдиләнең башына, Ясминәнең кул-аякларына зыян килә. Берсенә – 11, икенчесенә 17 яшь аларның. Әдиләне табиблар комага махсус җибәрә. Ясминәгә исә бик катлаулы операцияләр ясыйлар. Ул чакта кызларны Айгөл апалары карый.  «Әниебез кайда?» – дигән сорауга да аңа җавап бирергә туры килә.
 
– Башта Айгөлебез балаларга опекун булып торды. Хастаханәдән чыгуга без аларга күчендек. Әдилә кызым техникумда укуын дәвам итә алды. Ясминәнең аякларында аппарат булгач, ул май аена кадәр өйдә булды. Укытучылар килеп укытты. Аллага шөкер, әкренләп уңайлана инде, – дип сөйли Диләрә апа. – Гел борчылып торгач, минем  сәламәтлегем какшады. Чирем кузгалды. Яңадан дәваланырга кирәк. Соңгы анализларым яхшы иде. Тик менә шешенүем бар.  Ничек тә чирләремне онытасы иде. Безнең бит оныкларны аякка бастырасыбыз бар. Ул балаларны икенче кат ятим итмәскә иде. Алар безнең өчен нишләргә дә белми. Еласам, юатырга гына торалар.
 
Диләрә апа «Ватаным Татарстан»ны даими укып бара икән. Ул безгә үзе шалтыратып, язмышын сөйләде. Сүзен тәмамлап, болай дип тә өстәде:
 
– Минем язмышым башкаларга гыйбрәт булсын. Матур итеп яшәргә тырышыгыз. Кемнең кайчан китәсен берәү дә белми. Хәзер уйлыйм да сөенеп куям – ярый әле киленемне үземнең баламдай күрдем. Өч көнлек дөнья бит бу! Улларыгыз сайлаган чит кеше баласын яратыгыз! Берәүгә дә бала хәсрәтләре кичерергә язмасын.  Илнурым төшемә бер керде. Ак күлмәген киеп, кырыйдан гына карап тора иде. Ләйсәнем туганнарыма кергән. Җиләк  җыйган икән. Ризадыр бәгырь кисәкләрем!
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы