|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2022 Фаҗига
Егетен яңа гына армиягә озаткан булган: 17 яшьлек кызның гомере өзелгәнКичә Башкортстанның Краснокама районында тагын бер юл һәлакәте булган һәм анда 17 яшьлек кызның гомере өзелгән. Нефтекама-Яңавыл трассасында ВАЗ-2109 машинасы Lada Priora машинасына килеп бәрелгән. Көчле бәрелү «девятка»ны читкә ташлаган, ә аның 26 яшьлек шоферы һәм 17 яшьлек пассажиры салоннан чыгып очкан. Нәтиҗәдә, яшь кыз шунда ук үлгән, машина йөртүче авыр хәлдә реанимациягә озатылган.
«Девятка»дагы тагын ике пассажир һәм 30 яшьлек Priora шоферы шулай ук төрле имгәнүләр белән Нефтекама хастаханәсенә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Социаль челтәрдә вафат булган кызның танышлары язуынча, ул яңарак кына егетен армиягә озаткан. Машинада егетенең абыйсы белән китеп барганнар.
Автор:Ләйсән Каспранова
--- |
Иң күп укылган
|