|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2022 Җәмгыять
Татарстанда 15 ел элек үлгән ирне хәрби комиссариатка чакырганнар
Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатына 15 ел элек үлгән ирне чакыртканнар, дип яза Telegram-каналларның берсендә Чаллыда яшәүче бер ханым. Үз язмасына дәлил буларак автор чакырылу кәгазен дә фотога төшереп куйган.
Хатын сүзләренә караганда, аның дустының ире 2007 елда үлгән. Шушы көннәрдә генә мәрхүм ир адресына хәрби комиссариаттан повестка җибәргәннәр. Хатта шулай ук хәрби билет һәм паспорт та алып килергә кушылган.
"15 ел элек мәрхүм булган кеше ничек килә алсын инде?» ,- дип аптырый Чаллыда яшәүче хатын.
--- |
Иң күп укылган
|