|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2022 Фаҗига
Гомерлек үкенечУфада Красин урамындагы 19 нчы йортның 8 нче кат тәрәзәсеннән бала егылды дигән мәгълүмат бердәм диспетчерлык хезмәтенә килгән. Бу урынга шул минутта ук ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. "Кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмаганнар, яшь ярымлык малай үлгән", — дип хәбәр иткәннәр Уфа шәһәренең гражданнарны яклау идарәсендә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, сабый өйдә әнисе һәм әбисе белән булган. Бала ничек тәрәзәдән төшеп киткәне, ни өчен зурлар бу хәлне күрмәгәне әлегә билгесез.
Коткаручылар кисәтә: балаларны караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә тәрәзәләр ачылган бүлмәләрдә! Фаҗига өчен берничә секунд вакыт җитә! Әгәр өйдә бәләкәй балалар бар икән, тәрәзәгә махсус йозак куярга кирәк, ул кибетләрдә сатыла. Балалар тәрәзәне ача алмасын өчен тоткасын вакытлыча салдырып куярга да мөмкин.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|