поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.07.2022 Җәмгыять

"Ирем ял итә белми. Диңгезгә бару өчен аны ел буе җайларга кирәк"

Айсылу Лерон — телевидение һәм радио алып баручысы, төрле чаралар оештыручы, конферансье буларак та тамашачыга яхшы таныш. Ул һәрчак актив, креатив. Сәяхәт итәргә, көннәр буе җәяү йөрергә ярата, табигый матурлыкка өстенлек бирә, үзгәрешләрне тиз кабул итә һәм җиңел чишә.

Бер урында таптанып тору аның өчен түгел. “Башымда чикләр юк”, — ди ул. Айсылу ире Ленар белән өч бала үстерә. Алар — күпләр сокланырлык гаилә.

“ТЕЛЕВИДЕНИЕГӘ ОЧРАКЛЫ ГЫНА БАРЫП КЕРДЕК”

Айсылу — Казан кызы. Әтисе Ләбиб Лерон — язучы, журналист, әнисе Фидания апа — белгечлеге буенча укытучы. Гаиләдә өч бала үсә алар: сеңлесе Ләйлә Лерон — танылган блогер, энесе — Бәхтияр.
 
— Айсылу, син — шәһәр кызы, балаларың да каланыкы. Барыгыз да татарча камил сөйләшә. Бу әти-әни, әби-бабай тәрбиясеме?
 
— Балалар русчага күчми дип әйтмим. Бик тиз күчәләр, чөнки мохит шундый. Күп мәгълүматны русча кабул итәләр. “Әйдәгез, татарча гына сөйләшик”, — дип кайвакыт туктатырга да туры килә. Татарча, русча, инглизчә сүзләрне тәрҗемә иттерү буенча уеннар уйнаткалыйм. Сәяхәттә дә төрле урыннар белән таныштырганда, мәгълүматны татар телендә бирәм. Үземә исә әти-әни тәрбиясе, 2 нче татар гимназиясендә укуым булышты.
 
— Элегрәк: “Мин — бик оялчан кеше”, — дигәнеңне хәтерлим. Радио-телевидение өлкәсендә эшләүче буларак, бер дә алай дип әйтеп булмый. Хәзер дә бармы ул синдә?
 
— Әйе, мин бик оялчан, ул сыйфатым хәзер дә беркая китмәде. Күптән түгел интроверт икәнемне аңладым. Бер караганда, журналистка хас булырга тиеш түгел кебек. Балачакта “Тамчы” тапшыруына килүем башкалар белән аралашу, җәмгыятькә кереп китү мөмкинлеге бирде. Ә болай, мөгаен, күп сөйләшә торган кеше булмас идем, артык игътибар да яратмыйм.
 
— Оялуның кыенлыклары үзен сиздерәдер?
 
— Балачактан шуны сизәм: сюжетлар төшергәндә, автомат рәвештә һөнәремә бирелеп, оялудан “күчеп” торам һәм эшлим. Эшне тәмамлауга, яңадан үз халәтемә кайтам, кабат авырлык белән аралаша торганга әйләнәм, моны аңлатып та булмый. Якын дуслар белән генә ачылып сөйләшә алам. Миңа башта тирә-юньдәгеләрне күзәтергә, өйрәнергә кирәк. “Татар радиосы”на эшкә урнашкач, бер ел буе диярлек хезмәттәшләр белән сөйләшә алмыйча йөрдем. “Үзен өстен тота, аралашасы килми”, — дип уйлаучылар да булгандыр. Юк, бу — оялу. Аннары, вакыт узгач, дуслашып беттем.
 
Кечкенә чактан ук сеңлем Ләйлә белән гел оялчан булдык, хәтта кыргыйрак идек. Чит кунаклар килсә дә, куркып кача, ияләнгән кешеләр янына гына чыга идек. Югыйсә әти дә, әни дә андый түгел. Вакыт белән Ләйлә моны яхшырак җиңде дип уйлыйм. Миндә барыбер калды әле ул.
 
Бала чагында Айсылу трамвайчы булырга хыяллана. Телевидениегә мәктәп елларында очраклы гына килеп керә. Башта “Тамчы”, аннары “Яшьләр тукталышы”, “Хәерле иртә, Татарстан” тапшыруларын алып бара, шул ук чорда параллель рәвештә “Татар радиосы”нда эшли башлый. КФУда студентлар да укытты әле ул. Социаль челтәрләрдә татар аудиториясе өчен беренчеләрдән булып “Киңәш кирәк”, “Серләшик 18+” аккаунтларын ача. Алар таныш түгел язылучыларының Айсылуга киңәш сорап язуыннан, күңелләрен бушатудан уйламаганда башланып китә.
 
— Телевидение күршесендәге 2 нче гимназиядә укыганда, “Тамчы” тапшыруында эшләүче сыйныфташыбыз бар иде. Ул беркөнне мине һәм тагын бер кызны үзе урынына съемкага барырга сорады. 1997 ел иде бу, — дип искә ала Айсылу. — Берни уйламыйча бардык. Безне күреп аптырап калдылар. “Нишлисез монда?” — дигәч, съемкага килдек, дидем. Озак көттермичә, җырчы Гөлзада Сафиуллина студиясенә сюжет төшерергә җибәрделәр. Шуннан башланып китте. Елап кайткан чаклар да булды. Ни дисәң дә, ул чакта тәҗрибәсез балалар бит. Остазларыбыз түзем булды, әкренләп барысына да өйрәттеләр, рәхмәт. Хәзер уйлыйм да шаккатам, ничек батырчылык итеп кердем, дим... Балачакта, журналист юлын сайлыйм, дигән төгәл күзаллау юк иде, гәрчә әтием язучы булса да. Ләйлә чәчмә әсәрләр язарга оста, әмма сәләтен үстерми. Ә мин электән шигырьләр иҗат иттем. Сирәк кенә хәзер дә язгалыйм.

— Аларны бастырырга биргәлисеңме?
 
— Фикерләремне шигъри юлларга үзем өчен генә салам. Якыннарга гына укытам. Бик сирәк кенә, кайбер вакыйгаларга бәйле иҗат ителгәннәрен, социаль челтәрләргә куям. Мәсәлән, 2017 елда тел ситуациясе килеп чыккач, тыю башлангач, язганымны интернетка куймый булдыра алмадым. Студент чакта кайберләре журналларда чыкты. Болай бастырырга биргәнем юк. Әлеге дә баягы шул оялу, тыйнаклык, үземә тәнкыйть күзлегеннән карау комачау итә.
 
“ТАТАР РАДИОСЫ"ННАН КИТҮ АВЫР БУЛМАДЫ”
 
— Телевидениедән радиога күчү җайлы булдымы?
 
— Телевидениедә һәрчак команданы көйләп, яраклашып, җайлашып эшләргә кирәк. Машина табарга, операторның графигын туры китерергә, гел яңа кием сайларга, бизәнеп тә өлгерергә... Ә радиода эфирга әзерләнәсең, пульт артында үзең утырасың, беркемне көйлисе юк, рәхәт. Тышкы кыяфәткә игътибар да ул хәтле күп кирәкми. Артык кием җыярга яратмыйм. Уңайлы булуы мөһим. Шуңа телевидениедән радиога күчү бик җайлы бирелде.
 
— “Татар радиосы”нда эшләгән чорда бер-бер артлы өч бала алып кайтырга да өлгердең.
 
— “Татар радиосы”нда яшьлегем узды. Шул чорда кияүгә чыктым, балалар алып кайттым. Бәби ялында бик утырмадым да, тиз арада эшкә чыктым. Аның әллә ни акчасы да юк иде, әмма эфир гел үзенә тартты.

— Ничек барысына да өлгердең?
 
— Әйе, өйдә ир, өч бала... Ә мин эфирга чабам. Ул чакта күрше подъездда гына әти-әни яши иде, алар гел терәк булды. Концертлар алып барганда, ерак шәһәрләргә кунача киткән чаклар да бар иде. Ирем һәрчак аңлый, аңа рәхмәт. Эшем буенча беркайчан сүз әйткәне булмады. Ул үзе — бик нык эш кешесе, “гастроль”ләргә миннән күбрәк тә йөри әле. Төзелеш өлкәсендә хезмәт куя, төрле шәһәрләрдәге зур объектлар белән эш итәләр. Ленар ял итә белми. Диңгезгә бару өчен, мәсәлән, аны ел буе җайларга кирәк. Мин сәяхәт итәргә, яңа урыннар күрергә, актив яшәү рәвеше алып барырга яратам. Ә ул тормышны башкача күрә, күбрәк эштән тәм таба. Бу аңа хәзер инде мәрхүм булган әти-әнисеннән күчкән. Бик тырыш кешеләр иде, һәрвакыт ярдәм иттеләр. Юксынабыз үзләрен.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 24.07.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»