|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2022 Шоу-бизнес
Бер ай элек өйләнгән Нурминский тагын бер сөенече белән уртаклаша (ФОТО)Рэпер Нурминский (Альберт Шәрәфетдинов) Казан кооператив институтын тәмамлап, кызыл диплом алган. Шатлыгы белән артист үзе уртаклаша. «Менә ул мин хыялланган диплом. Барлык укытучыларыма зур рәхмәт белдерәсем килә. Безнең институтка килегез. Ә мин магистрлыкка укуымны дәвам итәчәкмен.Тагын ике елым калып бара», – ди ул.
Тагын бер яңалык: август аенда Нурминскийның татар телендәге яңа җыры дөнья күрәчәк. Аңа клип төшерергә дә ниятлиләр.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да татар рэперы Альберт Нурминский өйләнде дип хәбәр иткән идек. 20 июнь көнне артистның туган ягы - Балтач районының Норма авылында никах мәҗлесе узды.
«Алда безне бик күп яңа борылышлар көтә», – диде ул чакта рэпер.
Фото: соцчелтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|