поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.07.2022 Дин

Госман хәзрәт Исхакый: “Элек дин тоту ләззәтлерәк иде”

Күпләр туксан тугыз кат абынгач, шактый гөнаһ җыйгач, күңеле белән авыр бушлыкка яки кара кайгыга килеп терәлгәч кенә дингә килә. Шул ук вакытта диннән чыгып та тормаган, тәпи киткәч тә намазлыкка баскан кешеләр дә бар. Хәзер, барлык мөмкинлекләр, шартлар тудырылгач, динне өйрәнүе, шәригать кушканча яшәве җиңелрәктер дә ул, ә элек бик батыр, үҗәт, чын тәкъва мөселманнар гына дингә ябышып калып, балаларын да туры юлдан тайпылдырмыйча алып бара алган.

Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхакый -- нәкъ шундый гаиләдә туып-үскән бәхетлеләрнең иң бәхетлеседер. Ник дигәндә, ул -- Аллаһ ярдәме белән үз балаларына гына түгел, ә меңәрләгән кешегә намаз тәртипләрен өйрәткән, дин тәрбиясе, гыйлеме биргән, китаплар бастырган, мәчетләр салдыруда ярдәм иткән Рәшидә абыстай Исхакыйның яраткан улы һәм әнисенең игелекле эшен дәвам итүче олы варисы. 

Татарстанга, шулай ук кайбер чит төбәкләргә Ислам динен кайтаруга, әле дәүләттән дин өчен матди ярдәм күрсәтелмәгән заманда дини уку йортлары, бик күп мәчетләр ачуны оештырып, динне үстерүгә, таратуга, халыкны иман белән агартуга хисапсыз өлеш керткән Госман хәзрәт Исхакый бүгенге көндә кайда, ничек яшәп ята соң? Казандагы Бишбалта авылында туып, өч яшенә кадәр шунда үскән Госман хәзрәт кабат туган авылына “әйләнеп кайткан” – ул 2015 елдан  иганәче Рафаэль Әфләтунов төзеткән “Бишбалта” мәчете имам-хатыйбы. Шул мәчеттә гәпләшкәндә, Казанда туып-үсеп, рус мәктәбендә укыса һәм күпмедер вакыт чит илләрдә, чит төбәкләрдә яшәсә дә, татарча әдәби телдә рәхәт, тәмле итеп, һәрвакыт әнисен олы хөрмәт белән яратып искә алып сөйләүче хәзрәтне йотлыгып тыңлап, аның турында шактый кызыклы мәгълүмат тупладым.  

Гомере буе кибеттә сатучы булып эшләгән, бик гайрәтле, көчле холыклы Рәшидә абыстай, дини уку йортларында белем алмаса да, Аллаһ биргән зиркәлеге, тәкъвалыгы, тырышлыгы белән күпләргә сабак укытырлык гыйлем үзләштергән. Коръәнне, тәфсирләрен укыган, аларның мәгънәләрен өйрәнгән, зур галимнәрнең китапларын укып, сөйләгәннәрен тыңлап, конспектлап балаларына – биш кызына һәм бер улына җиткергән. Үзе эшкә киткәндә дә аларга эш кушып калдырган: Риза Фәхреддиннең “Җәвамигуль кәлим шәрхе”ннән берәр бит укып, аннан эчтәлеген сөйләргә, ничек аңлауларын, үз фикерләрен дә әйтергә. Намаз калдырыш юк! Балаларның туган берсенә кечкенәдән тәхәрәт алу тәртибе, намаз өйрәтелгән. Шул ук вакытта мәктәптә укуны да, өйдәге эшне дә калдырасы түгел! Исхаковларның тәртипле, белемле балаларын укытучылар мактап кына торганнар. Ата-аналар җыелышында: “Барлык укучылар да сезнекеләр кебек булсалар, мәктәптә укытучылар да кирәкмәс иде”, -- дигәннәр алар Рәшидә абыстайга һәм улларны, кызларны ничек шулай тәртипле итеп үстерү серләрен сөйләгез әле дип, еш кына сүз дә биргәннәр. Балалары турында мактау сүзләре генә ишетәсен белгән Рәшидә абыстай ата-аналар җыелышыннан кайткач кызларына һәм улына бирү өчен кибеттән шоколадларны ала ук барган.   

-- Мирный поселогында үз йортыбызда яшәдек, эш җитәрлек иде, -- дип искә ала бала чагын Госман хәзрәт. -- Әти белән әни эштә, әни -- кибеттә, әти “Теплоконтроль” заводында. Әтиебез Гомәр исемле, бик басынкы, йомшак, ипле кеше иде. Эшкә дә барырга, хуҗалыкны да җигелеп тартырга, алты баланы да үстерергә кирәк. Әни кайвакыт: “Гомәр, бөтенесе миңа туры килә, шул балаларны бераз куркытып та алмыйсың ичмасам!” – дигәч, әти: “Һау!” – дип, үзенчә “дулап куя” иде. Гаиләдә балалар үскәндә кемдер катырак булырга тиеш. Әти кеше -- мал табучы, көне эштә үтә, шуңа әниләр үткенрәк, бераз усалрак булса яхшы. Безнең өйдә шулай иде. Әни гадел усал булды, безне беркайчан нахакка рәнҗетмәде, сукмады, әмма сыек чыбык куелган урын бар иде, әни аны бер дә кулланмады, шул урынга күзе белән генә ишарәли иде. Аның усаллыгы күбрәк дин эшләренә бәйле иде, намаз калса, ихласлык кимесә, әни аны сизә иде. Хәтта мин мөфти булганда да, телевизордан минем зур түрәләр белән дингә бер катнашы булмаган әле бер сәфәрдә, әле икенчесендә йөргәнне күрсә: “Улым, карап торам, син дөньяга артык бирелеп киттең кебек”, -- дип, ризасызлык белдерә иде. Мин мөфтилектән киткәч тә, борчылмады, көчеңнән килгәнне эшләдең, өстеңнән бик зур җаваплылык төште дип, үзенчә бер сөенеч белән дога кылып куйды. Чөнки әни минем тырышлыкны, фидакарьлекне күрә, бәяли иде. Миңа кадәр мөфти булган Габдулла Галиуллин чорында, аннан мин эшләгән вакытта дин өчен дәүләттән матди ярдәм әле бирелми иде, шуңа мөселман илләреннән ярдәм сорарга туры килә иде. Шундый сәфәргә чыкканда: “Әни, хәер эстәргә барам”, -- дигәч, ул: “Улым, син бу эштән бер дә хурланма, гарьләнмә, син милләтең, дәүләтең өчен сорыйсың, хәер – яхшылык дигән сүз, эстәү – эзләү дигән сүз, син яхшылык эзләргә барасың, биргән кеше әҗер-саваплы, аны эзләп йөргән кеше тагын да әҗерлерәк”, -- дип, күңелне үстерә, дәртләндерә иде. 

Рәшидә абыстай балаларын кечкенәдән эштән курыкмаска, динне дә, дөньяны да тигез алып барырга өйрәткән. Шәһәр янындагы авылда яшәп, кача-поса үлән җыеп, кышка печән хәстәрләп, башта бер сыер асраганнар, сөт-каймактан өзелмичә, артыгын сатып бераз файда да күрә башлагач, тагын бер сыер алганнар. “Икешәр сыерны поселок янындагы урманга алып төшеп арканлау, алып менүләр күбесенчә әнием белән миңа туры килде”, -- ди Госман хәзрәт. Гаиләдәге бердәнбер ир бала, әти белән әнигә бераз ярдәмем тисен дип,  югары классларда укыганда, үзе калыплап чүәкләр, бүрекләр тегеп, аларны базарга алып барып сатып та йөргән әле. Шул ук вакытта ике апасына, өч сеңлесенә өй эшләрендә дә ярдәмләшеп, дин сабагы алырга да өлгергән.  
 
-- Безнең дини тәрбия – барысы да әнинең ихласыннан, аның  дингә мәхәббәте шулай көчле булмаса, бездә дә динилек, тәкъвалык булмас иде, -- ди Госман хәзрәт Исхакый. -- Әнинең әнисе шулай дини, ихласлы булган, тугыз кыз үстергән, барысына да дини тәрбия биргән. Без үскәндә Казанда, безнең тирәдә, дини нәселләр күп түгел иде. Без бер-беребезгә йөрешә, кача-кача гына мәҗлесләр үткәрә идек, Рамазан аенда ул вакытта башкалада бердәнбер булган Мәрҗани мәчетендә тәравих намазларында, ифтарларда күрешә идек. Ул елларда әле хәләл ризык, хәләл кафелар турында сүз дә юк. Шулай да без көз көне мал суелса, аны ничә кешегә бүләсен, тагын кайда хәләл итләр барын белә идек. Дин турында сөйләү дә куркыныч булып, хәтта кайбер татар укытучылары да, ураза тотканыбызны белә торып, авызга ул вакытта мәктәпләрдә бирелүче витаминны көчләп каптырып йөрсәләр дә, мөселманнарга денсезлек мохитендә яшәү авыр булса да, ул чаклар барыбер ләззәтлерәк, күңеллерәк иде. Тыелган җимеш татлы була дигәндәй, безне күпме генә тыйсалар да, без диндә ләззәт, шатлык таптык. Бүгенге көндә безгә инде 65-70 яшьләр, әле дә шул вакытларны сагынып искә алабыз. Хәзер динне өйрәнү, шәригать кушканча яшәү җиңелрәк, ләкин шул ук вакытта кадере дә әзрәк. Элек динне алып барган кешеләрнең иманнары ныграк булды. 
 
Өйдә әнисеннән, аннан Мәрҗани мәчете имамнары Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин белән Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннан дин гыйлемен үзләштергән Госман хәзрәткә Коръәнне гарәпчә укый белүе армиядә дә зур терәк булган. Мәктәптән соң ул шоферлыкка укып, Германиядә ике ел шофер булып хезмәт иткән. Ярты ел хезмәт иткәч, яшь солдатларны Ростов-Донга кайтарганнар һәм Госман хәзрәттең әтисе белән әнисе шунда улларын күрергә килгәндә, әнисе кечкенә генә Коръән китабын алып килгән. Госман хәзрәт аны кабат Германиягә алып китеп, һәрвакыт кесәсендә йөрткән. Шуннан чечен, ингуш, үзбәк, таҗик солдатлары аның Коръән укыганын белеп алганнар. Госман аларга дәресләр бирә, хәтта офицерларга да гарәп хәрефләрен, Коръәнне укырга өйрәтә башлаган. Алай гына да түгел, кечкенәдән хикмәтле сүз ишетеп үскән акыллы егет армиядә казый ролен дә үтәгән – араларында ниндидер бәхәс, низаг чыкса да, әйт әле, кайсыбыз хаклы дип, хезмәттәшләре аның янына килә торган булганнар. Гает көннәрендә үзбәкләр, таҗиклар белән пылаулар пешереп, “Ленкомната”да гает намазлары укыганнар. Армиядә ул вакытта да “дедовщина” көчле булса да, мөселман Госманга андый хәлләрне күрергә туры килмәгән. “Әни әйтмешли, рас булсаң, ихлас булсаң, Аллаһы Тәгалә беркайчан ташламый, -- ди Госман хәзрәт. – Мин Коръәнне, Ислам динен хөрмәт иткәнгә, мине хәтта бүтән диндәге, милләттәге офицерлар да хөрмәт итәләр иде. Гарәпләрнең бер сүзе бар: “Аллаһ белән булсаң, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт синең белән була”. 
 
Армиядән кайткач, Госман ике олы юл чатында кала: дин юлыннан китәргәме, әллә дөньяви өлкәне сайларгамы? Улында лидерлык сәләте көчле булуын, кайда да сүзе үтүен, дин гыйлемен тиз һәм яратып өйрәнүен, бүтәннәрне дә өйрәтү осталыгы барлыгын күреп торган Рәшидә абыйстай бердәнбер ир баласының дин әһеле булуын тели. Әмма Мирный поселогында күршеләрендә яшәүче апасы Рәшидә абыстайга: “Бөтен кеше мулла була алмас, Госман дөнья көтү өчен кирәкле белем алсын”, -- ди. Әлеге сүзләр егет күңеленә вәсвәсә салып, ул да әнисенә шулай ди. Нишлисең, диндә көчләү юк, Рәшидә абыстай бер сүз әйтми, бары өч көн сөйләшмичә, борчылып елап йөри. Бу хәлне авыр кичергән, дин юлын үзе дә якын күргән Госман, болай булмый инде дип, әнисеннән гафу үтенеп, Бохарага мәдрәсәгә барырга ризалык бирә һәм андагы “Мир Араб” мәдрәсәсенә 116 кеше арасыннан сайлап алынган 16 шәкертнең берсе булу бәхетенә ирешә. Әхмәтзәки хәзрәт белән Тәлгать Таҗетдиннан алган төпле белеме аңа җиде еллык мәдрәсәне дүрт елда тәмамлау мөмкинлеге бирә. Аннан ул чакта инде Русия мөфтие булган Тәлгать Таҗетдин Госманны Уфага үзенә җаваплы сәркатип итеп ала. 
 
Шул Бохарада укыган арада Госман хәзрәт үзеннән бер класс түбән укыган Мирный кызы Гүзәлиягә өйләнә. 
-- Әни һәрвакыт “балаларыма хәерле бәндә бир” дип сорады, -- ди Госман хәзрәт. -- Әлхәмдүлилләһ, кыз туганнарым да ирләреннән уңды, миңа да Аллаһ хәерле хатын насыйп итте. Мин мәдрәсәдә укыганда әни миңа кәләшләр караштыра башлаган иде инде, миңа Гүзәлиядән башка беркем кирәкми дигәч, аны янына чакырды. Мин Бохарада укыганда Гүзәлия бер ел әни янына килеп йөреп, намаз укырга, тәҗвид белән Коръән укырга өйрәнде, башына яулык япты. Сиксәненче елда өйләнештек. Башта улыбыз Мөхәммәт туды, ул хәзер кырыкны узган ир инде, өч баласы бар, егерме елдан артык Дубайда яши. Икенче кызыбыз Диния генә Казанда яши, аның дүрт улы бар. Нәфисәбез Канадада, өч баласы үстерәләр. Камиләбез Стамбулда, шулай ук өч баласы бар. Кечкенә кызыбыз Гайшә Канадада университетта укыганда уйгур егете белән танышып, аңа кияүгә чыкты, бер кызлары бар. Барлыгы ундүрт оныкка дәү әти белән дәү әни без хәзер, әлхәмдүлилләһ. Әни безгә нык торган кебек, без дә: “Балаларыгызга ныграк булыгыз, намазга уятырга жәлләмәгез”, -- дибез. “Балаларга кечкенәдән Аллаһ турында сөйләргә кирәк, югыйсә, картайгач Аллаһка балалар турында сөйләргә, зарланырга туры киләчәк” дигән хикмәтле гыйбарә бар бит. Әлхәмдүлилләһ, татарча да, русча, инглизчә, төрекчә дә беләләр, гарәпчә дә өйрәнәләр, алар өчен сөенәм, иң кадерлесе -- намазларын калдырмыйлар. Дин – ул хак юл, ә диннең терәге – намаз. Әни: “Намазы булмаса, кеше -- буш, кешене намаз гына мөэмин итә, мөэмин белән кяфернең аермасы -- намазда”, -- дип әйтә иде. Әни үлгәнгә инде алты ел, аның “Намаз уку тәртибе” дигән китабы әле дә киң кулланышта. Без аны рус телендә, татар телендә бастырып, кая гына барсак та, әни исеменнән дип, халыкка таратабыз. Әле  башкорт телендә дә бастырган идек. Бүген хәтта күп кенә хәзрәтләр, мөфтиләр дә: “Рәшидә Исхакыйның китабы җиңел, шуннан өйрәнеп мин намазга бастым”, -- диләр. Сәдака булсын дип, исемнәрен күрсәтмичә, әлеге китапны бастырып таратырга ярдәм итүче дусларым бар. Сүз уңаеннан әйтеп үтим әле, “Бишбалта” мәчетендә эшли башлагач, шулай ук дусларым ярдәмендә, рус һәм татар телендә алты китап -- дога-зикер, вәгазь-нәсыйхәтләр китаплары чыгардык.  
 
Госман хәзрәт өчен 1998 елда зур вакыйгалар була: аны Татарстан мөфтие итеп сайлыйлар һәм шул елда аның алтынчы баласы – дүрт кыздан соң тагын бер улы туа. Габдерахман дип исем кушалар, ләкин бик матур булып үсеп килгәндә, биш ай дигәндә салкын тиеп, ниндидер вирус эләгеп, бу бала үлеп китә. “Хәзер аңа 23 яшь булыр иде, -- ди Госман хәзрәт. -- Без Сөләйман хәзрәт белән зираттан кайтып килгәндә шәех чылтыратты: “Хәзрәт, сезне тәбриклибез”, -- диде. Аптырап киттем, аңлатыгыз әле дидем. “Мин ишеттем, сезнең балагыз үлгән икән, мин сезне шушы вакыйга белән тәбриклим, чөнки аннан да артык шатлык юк, бер гөнаһсыз бала үлсә, җәннәттә әти-әнисен көтеп торыр икән. Фәрештәләр: “Кер җәннәткә, син хисапсыз керәсең”, -- дигәч, ул: “Әти-әниемне кертмичә, мин кермим”, -- дип әйтер икән”, -- диде. Шулай итеп, минем кайгыны шатлыкка әйләндерде дә куйды. Исламдагы кешегә бернинди кайгы булырга тиеш түгел. Әни үлгәч тә миңа: “Кайгыгызны уртаклашабыз”, -- диючеләр булды. Ләкин, минемчә, бу кайгы түгел иде. Әни атнакич көнне үлеп, җомга көнне җирләнсәм иде, җомгадан соң җеназамда кеше күп булса иде, көн матур булса иде, җеназамда китапларым, кассеталарым таратылса иде дип теләде. Аллаһ бу теләкләрне тагын да арттырып кабул итте. Әни җомга иртән җан бирде, үзе салырга сәбәпче булган Мирный мәчетендә җеназа намазын укыдым, әнине җирләргә алып барганда бик матур итеп кояш яктырта, шул ук вакытта яңгыр да сибәли иде. Әнигә 92 яшь иде, намазын калдырмады,  60 елга якын дин юлында булды. Алты баласы, 127 оныгы, оныкчыгы калды, барысы да намазлы, динле. Дөньядан шулай китү – шатлык ул. Иң зур кайгы – динсез яшәү, намазсыз яшәү һәм имансыз хәлдә үлү, ә калганнары барысы да вакытлыча, Аллаһның сынаулары гына. 
Фото: Татар-информ
 
 
 

Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.07.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»