|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2022 Мәдәният
Тинчурин театры җәй көне дә эшли (ФОТО)
«Театрлы җәй» кысаларында Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гали Ильясов, Гөлсем Болгарская, Рокыя Кушловская, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Вера Минкина, Әсхәт Мәҗитов, Фердинанд Фарсин, Люция Фарсина, Наил Шәйхетдинов и Исламия Мәхмүтова һ.б. иҗаты һәм тормыш юллары белән танышу мөмкинлеге ул. Бүген Кәрим Тинчурин театры репертуарында –танылган замана режиссерлары куелышлары, труппада – яшь талантлар. Боларның барысы турында экскурсияләрдә белергә була. Экскурсия театр ишекләрен әле Кәрим Тинчурин театры спектакльләре белән таныш булмаган тамашачыларга да, шулай ук театрга гашыйк, аның репертуарын яраткан тамашачыларга да ача. Балалар өчен проект. «Тукай эзләреннән» квесты Тинчурин театрының режиссеры Камил Гатауллин тарафыннан 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен әзерләнгән проект. Әлеге иҗади уен вакытында балалар танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның әкият геройлары Су анасы, Шүрәле, Батыр чыгышы ярдәмендә Тинчурин театры белән танышалар. Шулай ук музейда, бутафория цехында, өс киемен салу урынында, портретлар залында булалар һәм «Күңелле стартлар» һәм «Еракка сикерү» уеннарында катнашалар. Квест вакытында балалар Габдулла Тукайның иҗаты белән танышачаклар. Мавыктыргыч квестның ахырында шагыйрьнең үзе белән «очрашу» көтә. Очрашуда Тукай балаларга яңа әсәрен укый. Авторы һәм режиссеры – Камил Гатауллин. Рольләрдә – Татарстаннның атказанган артисты Илсур Мортаза, Алмаз Муллаянов, Әдилә Хәсәнова, Ләйсән Вәлиәхмәтова, Рәйсә Борһаниева. Шәһәр һәм республика көне уңаеннан 17-29 августта иң шәп спектакльләребезне тәкъдим итәбез. «Мәдинә», «Беренче театр», «Полиционер», «Кияү урлау», «Беренче мәхәббәт», «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе», «Хыялый», «Акча бездә бер букча» «Кияүләр». Тулырак мәгълүмат белән Тинчурин театры рәсми сайтының «Афиша» бүлегендә танышырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|