|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2022 Криминал
Кибет директоры наркотик сатып ятканУфада синтетик наркотик булган мефедрон саткан 34 яшьлек кеше тоткарланган. Ирне Сәгыйть Агиш урамындагы урман массивында тотканнар, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында. Үзен шикле тоткан егет шунда ук оперативникларның күз уңына эләгә. Ул гел агачлар янында әйләнеп йөргән, җирдә казынган, фотога төшергән. Кинәт автомобиле янына юнәлгәч, аны полицейскийлар туктаткан. Салонда билгесез матдәле 13 полимер пакет табылган. Соңыннан экспертлар моның мефедрон булуын ачыклаган.
Тоткарланган кеше көнкүреш техникасы кибетләренең берсендә директор булып эшли икән. Эштән буш вакытында ул наркотиклар салып йөри. Аның өендә полицейскийлар мефедрон белән 40тан артык төргәк алган. Егет товарның сату өчен тәгаенләнүен таный.
Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 15-20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Фото: башньюс
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|