|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2022 Фаҗига
Казанда арматура төялгән әрҗә эшче өстенә өзелеп төшеп изеп үтергән
Фаҗига узган җомгада Казанның Окольная урамындагы төзелеш мәйданчыгында булды, дип хәбәр итте Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Билгеле булганча, 52 яшьлек эшче төзелеп килә торган бинаның икенче катында булган. Ул арматуралы әрҗәне кабул итәргә тиеш була. Ачыкланмаган сәбәп аркасында, әрҗәнең бер башындагы трос өзелеп, йөк ир-ат өстенә төшкән.
Эшче хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
Әлеге факт нигезендә «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Эшче һәлак булганнан соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының ярдәмчесе Яна Невмержицкая хәбәр итә.
Күзәтчелек ведомствосы объектны төзү белән шөгыльләнүче оешманың вазифаи затлары гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. Вазифаи затларның хезмәт саклау таләпләрен үтәү дәрәҗәсе бәяләнәчәк.
Моннан тыш, эшченең үлем факты буенча җинаять эшен тикшерү район прокуратурасы контрольгә алган.
«Татар-информ» Казанның Окольная урамындагы төзелеш мәйданчыгында эшче өстенә арматура салынган әрҗә төшүе һәм ир-атның һәлак булуы турында хәбәр иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|