|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2022 Җәмгыять
Россия курортларында туристларга куркыныч тудыручы 5 чирне атаганнарТуристлар Россия курортларында башлыча ротавирус, А гепатиты, алтынсу стафилококк, Коксаки вирусы һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләр белән зарарлана. Бу хакта “Известия” яза. Туристлар бигрәк тә ротавирус инфекциясеннән еш зыян күрә. Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты белгече Михаил Лебедев билгеләп үткәнчә, 5 яшькә кадәрге балаларда авыр формада эч китүләр еш теркәлә. Туристларны сагалап торган тагын бер хәтәр чир – ул да булса А вируслы гепатиты (Боткин чире). “Сары авыруы” буларак халыкта мәгълүм булган йогышлы бавыр авыруы бу. Туристлар чирләре исемлегенә шулай ук алтынсу стафилококк кертелгән. Табиб-инфекционист Иван Коновалов сүзләренә караганда, инфекция сәламәт кешенең тән тиресендә һәм лайласыман тышчасында “тыныч кына” яшәргә мөмкин. Әмма кайвакыт сәламәтлеккә куркыныч тудырырдай үзенчәлекләр ала. Мәсәлән, ул озак сакланган ризыкта үрчергә мөмкин. Фото: https://ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|