поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.07.2022 Фаҗига

"Әйбәт, талантлы кызлар иде", - диләр коточкыч авариядә берьюлы үлгән 4 кыз хакында

Бакалы районы прокуратурасы берьюлы 4 кеше гомерен алып киткән юл һәлакәте сәбәпләрен тикшерә. Ведомствода хәбәр итүләренчә, бүген, 18 июль иртәсендә 04.35 сәгатьтә Бакалы авылының урау юлында Аudi A5 белән идарә итүче 23 яшьлек исерек егет юл кырыеннан баручы кешеләр өстенә менгән.

Машина тәгәрмәчләре астына 4 кыз эләккән. Һәлак булган кызлар барысы да, водитель кебек үк,  Бакалыда яшәгән. Алар район үзәгендәге 1 санлы мәктәпнең чыгарылыш укучылары.  Икесе – 2003 елгы, икесе – 2004 һәм 2005 елгылар. Алар иртәнгә таба Береговая урамында урнашкан Fox кафесыннан өйгә кайтырга чыккан. Заправка ягыннан югары тизлектә очкан машина аларны таптаган.
 
“Һәлак булган кызларның әти-әниләре һәм туганнары авария урынына килде. Мин алар белән аралаштым. Аларга бик авыр. Мәрхүмә кызларның берсенең әнисе Яңа Уренгой шәһәрендә эштә вахтада. Аның картәтисе килгән. Икенче кызның әнисе шок хәлендә. Биредә ашыгыч ярдәм медиклары кизү тора. Кызлар укыган музыкаль мәктәп директоры сүзләренчә, кызлар барысы да әйбәтләр, талантлылар. Икесе Уфа сәнгать училищесына укыган, берсе – колледжда, дүртенчесе хакында белмибез әле, – ди бу җнөшеткеч һәлакәт турында Бакалы районы башлыгы Александр Агеев. – Барысын да со;гы юлга озатырга ярдәм итәчәкбез, әлбәттә. Туганнарына психологик ярдәм күрсәтәчәкбез”.
 
Водительгә килгәндә исә, ул адекват хәлдә. Авария хакында ул барын да сөйләп биргән. Нефть өлкәсендә эшләүче ир әле полициядә. Тротуар булмаган бу урау юлда, имеш,  шактый озын тормоз юлы калган...
 
Вакыйга урынына тиз үк район прокуроры Айрат Абсатаров килгән.
Фото:БР Прокуратурасы.
 

 


Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 18.07.2022
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»