поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.01.2011 Экология

Кар артык буламы?

«Республикада мондый кар явулар узган гасырның 20 нче елларыннан бирле күзәтелгәне булмаган», – ди Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

«80 яшемә җитеп мондый галәмәтне күргәнем юк иде әле, ничә көн тоташ кар ява, күмелеп калабыз бит инде», – ди дәү әнием. Буранлы көннәрдә кар шактый күп яуды шул. Ялгызы гына яшәүче карт-карчыкларның күбесе, кар күмеп киткәч, ишекләреннән дә чыга алмый өйләрендә генә утырырга мәҗбүр булды. Түштән карда батып калмас, адашмас өчен дәү әнием урамга чыга торган юлга таяклар тезеп чыккан. Бу – аның «маяклары», шуларга карап кына сукмакны кайдан көрәргә кирәклеген чамалап була.

 

 Кама Тамагы Чаллы авылыннан әни шалтырата: «Кызым, беркая да чыга алмыйбыз, кар күмде, мунчага да мәтәлә-мәтәлә бардык, сукмак юк, атлар да юлдан бара алмый, гаҗәп...» Юл булмагач, сөт җыю машинасы май заводына да бара алмаган, халыктан җыелган сөт ничә көн торып әчегән, кибеткә район үзәгеннән продукция дә кайтарта алмыйлар. Ике-өч көн эчендә яуган кардан соң шундый нәтиҗәләр булгач, атна буе кар яуса, нәрсә буласын күз алдына китерү дә куркыныч.

 

Үлсәң, җирли дә алмаслар...

 

Яшел Үзән районы Чүрчиле авылында яшәүчеләр саны уннан да артмыйдыр. Дөрес, җәй көне бакчалары булган кешеләр шәһәрдән кайтып тулалар. Тумышы белән шул авылдан булган, шунда озак еллар яшәгән, картайгач, кызы янына Казанга күченгән Хәбирә әби Яңа ел бәйрәменнән соң, буранлы көннәрнең берсендә үлеп китте. Инде нишләргә? Авылга керү юлы юк. Мәрхүмәне туган авылына алып кайтып җирләмичә дә булмый бит инде. Әбинең авылда калган малае юлларны чистарту турында кайгырта башлады. Тик кемгә генә мөрәҗәгать итсә дә, тракторлар җитешми, техника ватык йә бәйрәмнән соң шоферлар рульгә утырырлык хәлдә түгел. Зиратка керә торган юлны көрәк белән генә чистартып бетереп булмый. Шактый эзләнә торгач, ниһаять, бер трактор табылды, ничек кирәк алай зиратка кадәр юлны ача алдылар. Менә шулай, туган нигезенә кертеп тормый гына Хәбирә әбине соңгы юлга озатырга туры килде. Кабер казыгандагы михнәтләрне, калын кар катламы, җирдәге туң турында әйтеп тә тормыйм инде.

 

Юлларны чистарту хезмәтләре федераль трассаларны берөзлексез чистарта анысы. Тик менә авыл эчләренә, урамнарга кермиләр. Колхозлар вакытында юллар гел чистартылып торса, хәзер кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмәссең. Күп кенә авылларда җирле үзидарә җитәкчеләренең җавабы әзер: машиналар өлгерә алмый, техника ватык. Чарасызлыктан авыл халкына, үзара акча җыешып, трактор ялларга туры килә. Бәла-каза була калса, Алла сакласын. Әнә Яшел Үзән районы Мулла иле авылында бер йортта янгын чыккан, ди. Янгын сүндерү машинасы урамга керә алмаган, чөнки юл юк.

 

Кыйммәтле кар

 

Бушлай яуган кар шактый кыйммәткә төште шул быел. Бураннар аркасында республиканың берничә районында ут чыбыклары өзелде, мәктәпләрдә укулар туктатылды, агрофирмаларда сыерлар савылмый торды. Бигрәк тә Актаныш, Чистай, Әлки, Нурлат, Минзәлә районнары зур зыян күрде. Өйдә булган азык запасы, шәмнәр белән яшәргә мәҗбүр булган халык арасында ахырзаман якынлашкан икән, дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәләде хәтта.

 

Кар күп булудан берничә катлы йортларның балконнары ишелү очраклары да булган. Узган ел дүрт яшьлек малай балкон түбәсеннән ишелгән кар астында калып үлгән дә иде бит. Шуңа да балконнарны кардан чистартуга хәзер зур игътибар бирә башладылар. Әмма әлеге дә баягы, барысы да акчага барып төртелә. Йорт белән идарә итү компанияләренең кайберләре кар төшерү өчен 800 сум акча сорыйлар. Хәер, авылларда балконлы йортлар сирәк очрый. Шулай да абзар, каралты-кура, йорт түбәсенә яуган карны да чистартмый булмый бит инде. Бигрәк тә күптән төзелгән йортның түбәләре калын кар катламын күтәреп тора алмаска мөмкин. Казанда шундый күңелсез очраклар күзәтелә башлады инде. Узган атнада Кызыл Октябрь урамындагы 11 нче йортның, кар өеменә түзә алмыйча, түбәсе ишелгән, 21 кеше тораксыз калган. 34 нче лицейда да кар аркасында бина түбәсенең 180 кв метр мәйданы ишелгән иде.

 

Мичләр сагындыра

 

Кама Тамагы районы Чаллы авылы тау астындарак урнашкан булгангамы, монда кар аеруча күп. Ул карны ун көн бәйрәм арасында да чистартып бетерә алмадылар хәтта. Районда юл чистарту техникасы җитми, күбесе ватык. Авыл халкы иписез нишләрбез икән дип кайгыра. Кибеткә продукция кайтарту мөмкин түгел. (Күрәсең, электәге кебек ипине өйдә пешерергә туры килмәгәе, их, мичтә пешкән ипигә берни тормый анысы, тик менә мичләре генә юк бит инде аның хәзер.) Шулай ук Әгерҗедәге Зуево, Гали, Биектаудагы 5 авылга, Яшел Үзән районының 5 кеше яши торган Үтәнгеш, Кайбычның 3 саласына, Балык Бистәсе районының Кызыл Яр, башка кайбер авылларында да шундыйрак хәл күзәтелгән.

 

Кеше күбәләк кебек инде ул. Артык салкын да ярамый, җылыдан да туя башлыйбыз. Узган ел кар аз дип зарлансак, быел кайберәүләр аның артык күп булуыннан канәгать түгел. Югыйсә шөкер итәсе бит. Алла боерса, уңыш мулдан булыр, корылык куркынычы янамас. Җитәкчелекнең кинәт килгән чын кышка әзер булмавына табигать гаепле түгел ләбаса.

 

Кар күмсә...

 

Авыл җирендә юллар кардан чистартылмаган очракта, халык җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Район җирендә район администрациясе ярдәмгә килә. Гадәттә, халык, 100әр сумнан акча җыешып, шәхси техника хуҗаларына мөрәҗәгать итә. Казан тирәсендәге бистәләргә килгәндә, беренче чиратта үзәк урамнар, җәмгыять транспорты йөри торган урыннар чистартыла, икенче чиратта – район урамнары, берничә кварталны тоташтырган юллар, кызганычка, бистәләр өченче чиратка кала.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»