|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2022 Фаҗига
Үлем арты үлем: суда батучылар артаКөн туды исә Татарстанда батып үлүчеләр турында кайгылы хәбәрләр килеп тора. Ара да балалар, яп-яшь кешеләр булуы да аеруча кызганыч. Әлмәт районының Кичүчат авылында ир-ат югалуы турында кичә 13.57 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Аның әйберләре күл ярында табылган. Югалган кешене 7нче зональ эзләү-коткару отряды водолазлары эзләгән. Алар күлне тикшереп чыкса да, ир-ат табылмаган.
Эзләнүләр бүген дәвам иткән. Мәрхүм ярдан 50 метр ераклыкта табыла. Аны ярга чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
12 июль кичендә Алабугадагы зур Шишкин буасында сәхнә янында яшь егет батып үлгән. Урынга килгән водолазлар яр буеннан 10 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектән егетнең мәетен су төбеннән чыгарган. Әлеге урынның су коену өчен җиһазландырылмаган булуы билгеләп үтелә.
Хәзер фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар.
Бүген иртәнге биштә Чаллыдагы Кыңгыраулы күпер янында суга баткан ир-атның мәете өскә калкып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Автокаладагы үз хәбәрчесе аша белде.
Мәетне 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре судан чыгарган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, мәетне яр буеннан биш метр эчтә табып алганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Шунысын да искәртик: әлеге урын коену өчен җиһазландырылмаган.
Фото: https://ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|