|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2022 Фаҗига
Лениногорск районында буада су коенганда 19 яшьлек егет батып үлгәнТатарстан Республикасы Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында, «Көмешле» ял базасы янындагы буада яшь егет батып үлгән. Бу турыда кичә 16.55 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен бердәм 112 номерына шалтыратып әйткәннәр. Фаҗига урынына килгән 7нче номерлы эзләү-коткару отряды зонасы водолазлары 19 яшьлек егетнең мәетен өч метр тирәнлектә, ярдан 40 метр ераклыкта тапкан. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Яшь егетнең мәетен судан ярга чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, егет батып үлгән буа коену өчен җиһазландырылмаган.
Фото: https://ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|