|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2022 Шоу-бизнес
Ришат Төхвәтуллинга операция булганРишат Төхвәтуллин линза һәм күзлек киеп йөрүдән котылу өчен күзләренә операция ясаткан. Бу хакта ул үзе болай дип хәбәр итә: «Дөресен генә әйткәндә, мин бик нык курыктым һәм борчылдым. Әмма бер тамчы да авыртмады, барысы да җиңел узды. Операцияне ясауга караганда аңа әзерләнү процессы озаграк тоелды. Кушеткага ятканда мин инде тынычланган идем. Операция барышында табиб бөтен нәрсәне сөйләп, аңлатып барды. Линза һәм күзлек кияргә кирәк булмаячагына әле дә ышана алмыйм», – дип уртаклаша ул.
Фото: социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|