поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
09.07.2022 Шоу-бизнес

«Барысы да төштә кебек» – Айгөл Бариева иренең соңгы минутлары турында сөйләде

Ире Линар Юсиповның вакытсыз үлемен кичергән Айгөл Бариева кайгы алып килгән көннең нечкәлекләрен сөйләп бирде. Бу хакта җырчы үзенең телеграм-каналында язып чыкты.

«2 июль көнне Линарым һәрвакыттагыча эшкә китте. Аны дежур итеп куйдылар. Ул бик тә отпускы башланганны көтте. Аны марта аеннан бирле ялга җибәрмәделәр. «Димәк син бик кадерле хезмәткәр», - дип юатып килдем. Аның бик тә ял итәсе, минем белән кая да булса барасы килде.
 
Ниһаять, аны сөендерделәр. Көтеп алынган отпускы 11 июльгә билгеләнде. Без путевкалар сатып алдык. Дусларыбыз белән ул яраткан Святлогорскига барырга тиеш идек.
 
Төшкә кадәр дежур торды, ә кабат без аның туганнан туган абыйсының туган көненә киттек. Бакчада бөтен туганнар җыелды, инде күптән алай бергә утырганыбыз юк иде. Һәрвакыттагыча күп шаярттык, сөйләштек. 
 
Кич белән безгә китәргә туры килде. Чөнки мин Әлдермеш авылында чыгыш ясадым. Линар мине анда алып барды, ике сәгать көтеп торды. Кабат без өйгә кайтып киттек.
 
3 июль көнне кызым эшләре белән Чаллыга китте. Улыбыз Мәскәүдә, премьерага әзерләнә. Көне буе икәү генә булдык. Иртән кибеткә барып азык-төлекләр, аңа да, миңа да яңа аяк киемнәре алдык. Яңа ботинкасын бик ошатты, отпускка киеп барачагын әйтте. 
 
Өйгә кайтып төшке аш ашадык, ятып ял иттек.
 
14.00 сәгатьтә торып, шәһәргә йөрергә чыктык. Без аның белән шулай еш кына җәяү йөри идек. Кулга кул тотынышып… Ул көнне безгә шундый рәхәт иде, минем, кулыма телефон да аласым килмәде. Хәзер бик үкенәм, гадәттә мин гел төшерә идем.
 
Автобуста Камал театрына кадәр бардык, җитәкләшеп Кабан күлен әйләнеп чыктык. Равия Гаязовна һәм Мәрзия апа Мухинаны очраттык. Линар безне фотога төшерде. Үзе төшмәде, ээх…
 
Кабат Баумандагы кафега кереп кичке аш ашадык. Ул мине фотога төшерде (бу аның мине төшергән соңгы фотосы). Балалар турында бик күп сөйләштек, киләчәккә планнар кордык. Ул тизрәк ялга китәргә хыялланды һәм аны бик көтте.
 
19.00 сәгатьтә өйгә кайтып киттек. Бергә чәй эчтек, җиләк ашадык, телевизор карадык.
 
22.00 сәгатьтә ятарга әзерләнеп йөрибез. Мин кызыма шалтыратам. Ул Чаллыны чыктык, барысы да әйбәт дип әйтә. Шуны Линарга әйтергә дип аш бүлмәсенә чыксам, шкафта нәрсәдер эзли. «Ни булды?» –  дип сорыйм. «Күкрәктә нидер яна», - ди. «Йөрәгең авыртамы?» - дим. «Юк», - ди.
 
Кан басымын үлчим – 170/120. Ашыгыч ярдәм чакыртам, Линарга корвалол бирәм (өйдә башка берни юк, йөрәгенә зарланганы булмады)
 
Ятып торырга кушам, ашыгыч ярдәм ун минут эчендә килеп җитә.
 
Кан басымы инде 100/70. ЭКГ ясыйлар, капельница куялар. Мине бүлмәдән алып чыгып иремдә инфаркт икәнен әйтәләр… Носилка белән аска алып төшәр өчен тиз арада ир-атлар табарга кушалар….
 
Мин йорттагы катлар буйлап йөгерә-йөгерә ир-атлар эзлим. Һәр фатирның ишеген шакыйм. Барысы да төштә кебек. Берничә ир-атны тапкач, кире өйгә йөгерәм. Мине йокы бүлмәсенә кертмиләр.
 
Минем истерика, «коткарыгыз аны» дип кычкырам, «мине ташлап китмә» дип Линарга ялварам.
 
 
Носилка алып килеп карават янына куялар. Линар анда үзе төшеп ятарга тиеш иде. Ул вакытта ирем үз аңында иде әле, сөйләште.
 
Яту белән зәңгәрләнде, тыны бетә башлады. Ашыгыч ярдәм йөрәкне эшләтә торган аппарат артыннан чапты. Шуннан соң алар йокы бүлмәсендә бик озак вакыт үзләре генә булды. Миңа ул минутлар сәгатьләр кебек тоелды. Мин дога укыдым, еладым. Йөрәге эшләп киткәч, ир-атларга Линарны машинага алып төшәргә куштылар. 7 нче хастаханәгә тиз килеп җиттек, ерак яшәмибез.
 
Ашыгыч ярдәм машинасында Линарым бик авыр сулады, берничә мәртәбә косты. Хастаханәдә аны менә бу залга алып керделәр. Бик күп табиблар җыелды. Мин ике сәгать көттем һәм Ходайга ялвардым.
 
Әмма 00.20 табиб чыгып киң инфаркт булганын әйтте. Табиблары кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр, әмма андый очракларда шанс юк икән…
 
Мин боларның барсын да гайбәт һәм уйлап чыгарылган сүзләр йөрмәсен өчен язам. Әгәр дә сезгә бу постны укуы кыен булса, гафу итегез. Башка мондый постлар булмаячак. Линарым ачык, киң күңелле, шаян кеше иде. Алга таба аның турында бары тик якты хатирәләр генә булыр.
 
Дога кылыйк, урыны оҗмахта, рухы шат булсын Линарымның», - дип яза ул.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.07.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы