|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2011 Милләт
Хикмәтле төшҖир җимертеп эшләп йөргән җиреннән үзен начар хис итә башлады Вәли. Ул, хәлсез аякларын сөйрәп, караваты янына барды да йомшак мендәргә башын куйды. Тәне буйлап узган илаһи бер көч буыннарын йомшартты һәм күзләрен йомарга мәҗбүр итте. Вәлинең сулышы тигез, йокысы тирән иде. Ләкин бу тирәнлекнең ниндидер бер сихри көчкә буйсынганы сизелеп тора. Йоклаганда мондый тойгылар кичергәне юк иде әле аның. Тик нәрсә соң бу? Шайтан шаярамы, әллә бу бер куркыныч төшме?
Көтмәгәндә бер шәүлә пәйда булды. Аның тавышы Вәлине сискәндереп җибәрде. Ул илаһи затның чалымнарын гына күрсә дә, аның бик якын икәнен сизә иде. “ Бер-бер хәл булганчы, тизрәк качарга, качарга кирәк моннан”, – дип уйлап та өлгермәде, шәүлә берничә тапкыр “ух-ух” итте дә, телгә килде.
– Азапланма, Адәм баласы. Син Аллаһы Тәгаләнең бер улы, колыдыр, сиңа аның тәкъдиренә буйсынып яшәүдән башка чара юк. Шул очракта гына син бәхетле, ил имин, тыныч булыр. Сиңа безне җиңәрлек көч бирелмәгән.
– Кем син?! Минем нинди гөнаһларым, ни гаебем бар соң?
– Курыкма, без сиңа зыян салмабыз. Син татар баласы, хак дин юлындагы кешедер. Сиңа зур бер хакыйкатьне ачарга гына телибез. Игътибарлы бул!
Шәүлә юкка чыкты. Мизгел эчендә күз аллары яктырып алды. Ләкин бу яктылык күзләрне чагылдырмый, ә, киресенчә, ниндидер тылсымлы бер көчкә ия булгангамы, тынычландыра һәм үзенә тартып тора.
Вәли игътибар белән тирә-ягын күзәтергә тотынды. Көтмәгәндә, Вәлине гаҗәпләндереп, бер күренеш пәйда булды.
Таш дала. Уртасында гаҗәеп сылу бер алмагач үсеп утыра. Юан, алтынга манылган кәүсәдән озын, туктаусыз хәрәкәт итүче ботаклар сузылган. Чү, ботаклар түгел, аларда үскән алмалар салмак кына тибрәлә икән ләбаса. Алар, әле хәрәкәтләнеп кенә калмыйлар, үзара пышылдашып, бер гүләү хасил итәләр. Алмаларны искиткеч гүзәл, күз явын алырлык нурлар сибеп, ялт-йолт итеп тора торган яфраклар уратып алган.
Вәлине сискәндереп, алмагачтагы бер алма өзелеп төште дә нидер җырлый-җырлый дала буйлап тәгәрәде. Тик көтмәгәндә җыр өзелде һәм алманың ачы итеп кычкырган тавышы ишетелде. Вәли шул якка карады һәм еракта упкын бар икәнен абайлап алды. Анда туктаусыз ут янып тора иде.
– Я, аңладыңмы инде, адәм баласы?
– Нәрсәне?
– Бу алмагач сиңа бер нәрсә турында да сөйләмиме?
– Юк.
– Алайса тыңла. Алмагач ул бербөтен, ул татар милләте. Татар халкының бөтен матурлыгы, тарихы, моңы, җыры – кыскасы, һәммәсе шушы агачта. Үзең кара: кайрысы нинди затлы, димәк, татар халкы да затлы, үз дигәненә ирешүче, гадел, тырыш. Ә яфраклары – тел. Алар шундый матур бизәкле, татар теленең байлыгын чагылдыралар.
– Ә алмалары?
– Алмалары синең кебек үк адәм балалары. Алар бик еш татарлыкларыннан читләшәләр, башка телгә, дингә табыналар, шул рәвешле, көчле милләтне җимерәләр. Үзең күрдең: бер алма өзелде дә һәлак булды, аның артыннан күпме яфрак, ботак коелып калды.
– Шулай шул.
– Адәм баласы, мин беләм: син милләтеңне яратасың, аның өчен җан атып яшисең. Татар дигән бөек исемне саклап каласың килсә, күргәннәреңне халыкка сөйлә. Аңлат аларга милләт сүзенең бөеклеген, милләтнең көчен. Борчылма, син булдырырсың, без сиңа һәрвакыт ярдәм итеп торырбыз. Сау бул, дустым.
Вәлинең күңелендә бик күп сораулар туган иде, ул аларны бирергә өлгермәде, уянып китте. Уянды да салкын тир бәреп чыкканын тойды. Бераз түшәмгә карап ятты да:
– Әйе... – диеп куйды.
Бу сүзгә нинди мәгънә салынган булгандыр, анысы Вәлинең үзенә генә мәгълүм иде.
Алмаз МАНСУРОВ |
Иң күп укылган
|