поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
19.01.2011 Мәдәният

«Күсәкле тәнкыйть» кемне үстерә?

Декабрьдә Казанда II «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале үтте. Бөтенроссия фестивале статусына ия булуның «сәбәпче»ләре – Уфа «Нур» театры белән М.Фәйзи исемендәге Оренбург театры. Фестиваль кысаларында «Выход-68» иҗат берләшмәсе оештырган I Режиссерлар лабораториясенә дә йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, ике чара кысаларында бер атна дәвамында 13 спектакль уйналды. Беренче фестивальдә нибары 7 спектакль генә катнашуын искә төшерсәк, сан ягыннан алга китеш зур. Ә сыйфат ни дәрәҗәдә соң?

Әлбәттә, яшь режиссерлар катнашкан чарадан бүген үк «Алтын битлек»тә катнашырлык шедеврлар көтеп булмый. Чөнки режиссерларның күбесе әлеге фестивальдә, беренчесе булмаса, икенче генә иҗат җимешләре белән катнашты. Яшьләр арасында Санкт-Петербургтан Искәндәр Сакаевның да булуы – фестиваль өчен табыш. Ул Әлмәт театрында сәхнәләштергән «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов), мөгаен, бу фестивальнең иң уңышлы спектакле булгандыр. Фестиваль нәтиҗәләре буенча, иң яхшы дип табылган 4 спектакль арасында «Гашыйк Кәриб» тә булу очраклы түгел.

 

Шулай ук дипломнар белән Уфа «Нур» театрыннан Гүзәл Акбердина (Туфан Миңнуллин «Эзләдем, бәгърем, сине»), Г.Камал театрыннан Радик Бариев (Салават Юзеев «Ут күршеләр») һәм режиссерлар лабораториясендә катнашкан Евгений Мардер (Мартин Макдонах «Үксез Көнбатыш», Болак буе театры) бүләкләнде. Режиссура фестивале нәтиҗәләре буенча акчалата премия һәм дипломга Юлия Захарова, Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров, Илгиз Зәйниев ия булды.

 

Дипломнар һәм бүләкләр кебек күңелле күренешләрдән тыш, фестиваль бик күп проблемаларны да ачты. Беренчедән, театр һаман да энтузиастларның эш урыны булып кала бирә. Бу татар театрында гына түгел, русныкында да шулай. Яшь режиссерлар спектакльләрен үз акчаларына куярга мәҗбүр. Теләмәгәннәре китә. Мәсәлән, беренче «Һөнәр»дә шактый уңай бәя алган Альберт Гаффаров бүген театрда түгел, ә уку-укыту үзәгендә мастер-класслар бирә. Альберт театрдан бөтенләй читләшсә, бу татар режиссурасы өчен югалту булачак. Әмма егетне дә аңларга мөмкин – бүген иҗат белән генә тамак туйдыру кыен.

 

Кама аръягыннан быел Әлмәт театры гына килде. Чаллы театрыннан Булат Бәдриевне инде былтыр ук «яшь режиссер»лар исемлегенә шартлы рәвештә керттеләр, ә Минзәлә театры, яшь режиссеры Дамир Сәмерханов белән, Мәскәү һәм Свердловский өлкәсендә гастрольләрдә булды. Башкаларында яшьләр юк. Әле ярый яшьләргә Әлмәттә эшләү мөмкинлеге бар. Алайса, Кама аръягыннан фестивальдә әлеге 3 спектакль дә булмас иде.

 

«Гашыйк Кәриб» турында әйттек. Казан тамашачысына әлмәтләрнең гастрольләре вакытында бу спектакльне, һичшиксез, карарга кирәк. Сакаевның эшен, актерларның уенын, Димитрий Хильченконың сәхнә бизәлешен башкаларның иҗат җимешләре белән чагыштыру өчен булса да.

 

Лилия Әхмәтова сәхнәләштергән «Туган-тумача» (Илгиз Зәйниев) спектакле, мөгаен, Әлмәттә репертуар сәясәтендә башланган үзгәрешләрнең беренче карлыгачы булгандыр. Премьера вакытыннан бирле спектакльдә, төрле сәбәпләр белән актерлар алышынудан тыш, үзгәрешләр юк дәрәҗәсендә. Үз уңай яклары, үз җитешсезлекләре. Әмма читтән килгән яшь тәнкыйтьчеләр (аларны ГИТИС профессоры, театр тәнкыйтьчесе Анна Степанова ияртеп алып килгән иде) спектакльне аңламады сыман. Әлбәттә, татар халкының аулак өй, кыз урлау, килен төшерү, җеназа кебек йолаларыннан алар бик ерак. Ә «Туган-тумача» – яшьләрне милли йолалар белән таныштыру өчен генә дә яхшы чара. Актерларның, аеруча төп героиня Шәрифә ролендә уйнаган яшь актриса Эльмира Яһудинаның, уен осталыгы турында горурланып сөйләрлек. Спектакль өзекләрдән тора, дип тәнкыйтьләделәр. Жанры «татар тормышыннан сәхнәләр» булгач, моның аклануын, күрәсең, онытып җибәргәннәр. Бәлки, әле аларга моны укытмаганнардыр. Лилияне әлеге масштаблы пьесага тотынуы өчен шактый тәнкыйтьләделәр. Әмма мондый әсәрләр белән мавыгуын начар дип санау хата булыр. Димәк, үзенә ышана. Лилия хәзер тагын бер мактаулы эшкә тотынган: Камал театры сәхнәсендә Фатих Хөснинең «Йөзек кашы»н куячак.

 

Тәнкыйтьчеләр димәктән, бу фестиваль үзебезнең тәнкыйть мәктәбен булдыру, театр белгечләрен укыту проблемасын калкытты. Чөнки, читтән килгән тәнкыйтьчеләр ни дәрәҗәдә профессиональ булмасын, алар барыбер татар театрының эчке тормышын күрми, татар театрын бары Камал театры белән генә чикли. Ә инде РАТИ-ГИТИС студентларын җыеп алып килеп, гомерләрендә бер татарча спектакль күрмәгән, татар мәдәнияте, тарихы, теле белән бөтенләй таныш булмаган яшьләргә спектакльләрне бәяләргә, тәнкыйтьләргә бирү безгә нәрсәгә кирәк һәм ни дәрәҗәдә файдалы булгандыр. Татар театры – тәҗрибә мәйданы түгел. «Һөнәр» һәм аеруча Режиссура лабораториясе дә – «актерларыгыз булдыксыз, эшегез бөтенләй барып чыкмаган», дип, өметләрне, эшләү дәртен тамырдан кисү урыны түгел. Ул, киресенчә, хаталарны бергәләп табу, җитешсезлекләрне төзәтү, бергә эшләү мәйданы. Мондый «манчу»га корылган тәнкыйть белән бернигә дә ирешеп булмый. Читтәге тәнкыйтьче килә, үзенең субъектив кискен фикерен әйтә дә, Мәскәвенә кайтып китә. Мәскәү Мәскәү инде ул, дисәк тә, алардан соң башы чабылып калган театрыбызны янәдән «сулар сибеп» үстерү безнең өстә кала. Болай да ул яшьләрнең өсләренә гел туфрак коярга гына торалар. Шытып чыга алмасын дип. Яшь режиссер агач түгел. Өскә үсмәсен, куера төшсен, дип баш ботагын кисәргә кирәк түгел аның.

 

Шушы фикерләргә нигезләнеп, әлмәтләрнең өченче спектакленә аерым тукталасы килә. Бу Нәфисә Исмәгыйлева сәхнәләштергән «Ышаныч» спектакле. Профессиональ режиссер белеме булмаган Нәфисәне иҗади үҗәтлек, җиңел юл белән чикләнмичә, катлаулы эшләргә алыну аерып тора. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы, Илгиз Зәйниевнең «Балакаем» драмасы һәм хәзер – Олег Богаевның «Марьино поле» әсәре. Бу – татар театрында Яңа драма дип аталган юнәлешкә беренче мөрәҗәгать итү. Әлеге адым – зур батырлык һәм зур авантюра. Әйе, спектакльдә җитешсезлекләр бар. Текстта күтәрелгән тема-проблеманы сәхнәдә чагылдыруда да, бизәлештә дә. Нәфисә Исмәгыйлеваның максаты изге – авырлыклар аша өйрәнү. Нәкъ менә өйрәнү. Әмма тәнкыйть режиссерны «таяк» белән өйрәтүне дөресрәк, дип тапты. Мондый «таяк» методикасыннан соң нинди үҗәт Нәфисә дә режиссерлыкны ташламаса ярый инде. Ә спектакльне репертуарга кертү – театр җитәкчелеге тарафыннан бик дөрес адым. Шомартасы җирләрен шунда шомартып бетерерләр. Спектакльнең ни дәрәҗәдә уңышлы булуын тамашачыдан да яхшырак бәяләүче булмас.

 

Фестивальдә игътибар үзәгендә янәдән Илгиз Зәйниев булды. Драматург буларак та, режиссер буларак та. М.Фәйзи исемендәге Оренбург театры Илгизнең «Гармун» спектаклен алып килгән иде. Әлеге спектакль – Рамил Гәрәевнең диплом эше. Бер спектакль, аеруча диплом эше буенча гына бәя бирергә ашыгасы килми. Туфан Миңнуллинның «Шәҗәрә»сен хәтерләткән «Гармун»да автор актуаль мәсьәлә – милли моңның, милли үзенчәлекнең шәһәр шартларында югалуын күрсәтә. Спектакль, дөресен әйткәндә, куелып бетмәгән. Аны үзгәртергә, яхшыртырга җирлек бар. Режиссерның теләге генә булсын.

 

Зәйниевнең режиссер буларак тәҗрибәләре – Альтернатив театр белән эшләнгән «Бие, бие, Хәйбулла...» хореографик спектакле һәм «Derdmend» шигъри спектакле. Һичшиксез, үзенчәлекле эшләр. Әмма бу – драматик спектакльләр түгел. Шуңа да Илгизнең режиссура өлкәсендә эшенә әлегә бәя бирү дөрес булмас. Әйе, «Хәйбулла...»да Нурбәк Батулланың биюләре игътибарны җәлеп итә, юкка гына Опера һәм балет театрында эшләми егет. Текстлар бераз пафослы, әмма фәлсәфи, уйландырырлык. Әлеге эштә образларга үзенчәлеклелек, композицион бердәмлек җитеп бетми.

 

Ә «Derdmend»тә Дәрдмәнд җитмәде. Нигездә, идеясе яхшы, кирәкле. Башкортстанда, мәсәлән, Зәки Вәлидигә багышланган спектакль дә куйдылар, аны халыкара фестивальләргә дә йөрттеләр. Бездә генә тарихи мирасыбызны барлау юк дәрәҗәсендә. «Derdmend»тән дә канәгатьлек калмады. Шигырьләрне уку Дәрдмәнд шигъриятеннән калыша.

 

Мөгаен, фестиваль кысаларында иң көтеп алынган эшләрнең берсе «Годо» булгандыр. Татар сәхнәсенә Сэмюэл Беккетны алып менү – еш кабатлана торган хәл түгел. Бу уңайдан үткән фестивальдә Альберт Гаффаров сәхнәләштергән «Акылдан язган кеше язмалары» (Николай Гоголь) белән параллель үткәрәсе килә. Беккетны татар театрында эшләүче режиссерлар түгел, ә Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров сәхнәләштерү дә кызык. Әлеге яшьләр – чын мәгънәсендә театр белән яшәүчеләр. Камал театрының кече сәхнәсендә академия театры артистлары белән үз акчаларына спектакль куярга алынулары батырлык. Әлегә: «Афәрин!» – диеп булмый. Спектакль эшләнеп бетмәгән. Әмма аларның үҗәтлеге зур, эшләп бетерерләр. Режиссура лабораториясендә катнашкан «Пеләш җырчы»лары да (Эжен Ионеско) абсурд булган өчен генә куелган, дигән тәэсир калдырган иде. Хәзер бу спектакль – «Болак буе» театрының иң уңышлы эшләренең берсе. Тамашачы бит профессиональ тәнкыйтьче түгел, аны «музыкаль бизәлештә компот» булуы кызыксындырмый. «Годо» да  Камал театрының репертуарына кереп калыр, дип өметләнәсе килә. Татар режиссурасы өчен бу зур табыш булыр иде.

 

Дипломнарга ия булган спектакльләргә килгәндә, «Гашыйк Кәриб» турында әйтелде. Искәндәр Сакаевның төркемдәше, Рифкать Исрафиловның шәкерте Гүзәл Акбердинаның «Эзләдем, бәгърем, сине» спектакле дә уңышлы гына килеп чыккан. Режиссер Камал театрында куелган спектакльне кабатламый, әсәргә үз карашын белдерә, геройларны сәхнәдә яшәтүнең яңа формаларын таба. Радик Бариев режиссурада иң яхшы дебют өчен дипломга лаек булды. «Ут күршеләр» – чыннан да, уңышлы башлангыч. Беренче хезмәт белән академия театрының репертуарына кереп, тамашачы игътибарын җәлеп итәрлек, матбугатта уңай бәя алырлык спектакль куюы, Радик Бариевта режиссерлык таланты барлыгы хакында сөйли.

 

Режиссерлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Конкуренция булырга тиеш.Тик Татарстан театрларының барысында да диярлек репертуар тулысынча бер режиссер сәхнәләштергән спектакльләрдән генә тора. Әлбәттә, баш режиссерларны да аңларга мөмкин. Чөнки сәхнәгә чыгарылган спектакль өчен, хәтта үзләре куймасалар да, алар җавап бирә. Яшь режиссерга мәйдан бирү – бер әйбер, аның белән бергә театрга җиткерелгән тәнкыйтьне күтәрү – башка. Шуңа да «Выход-68» башлап җибәргән Режиссерлар лабораториясе – яхшы башлангыч. Ул «күсәкле тәнкыйть» мәйданы түгел, иҗади профессиягә өйрәнү мәйданы булып хезмәт итсен иде.


Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№5 (68056) / 19.01.2011 14:04:39

Рәхмәт, Рузилә!

№4 (68044) / 19.01.2011 10:14:56

Автор – талантлы яшь журналист, журфакта укый. Акыллы, фикерле егет, књп журналистлардан тыйнаклыгы, зыялылыгы белђн аерылып тора. Шђџђр егете. Мђдђният темасына язарга тђкъдим иткђч њткђн ел шиклђнебрђк кенђ алына башлаган иде, хђзер, књрђсез, кызыклы гына язмалары бар. Ић мљџиме – янында аћа ярдђм итђргђ ђзер торучы тђќрибђле журналистлар – Земфира белђн Асия апа бар.

№3 (68040) / 19.01.2011 09:34:05

яшь тәнкыйтьчеләр (аларны ГИТИС профессоры, театр тәнкыйтьчесе Анна Степанова ияртеп алып килгән иде)
"ияртеп килгђн" дип шђп язгансыћ, Ильмир. Язгы мастер–классларында бик ошатып калган идем Степанованы. Ђ хђзер обнаглела. књпме дармоед ияртеп килгђн

№2 (68039) / 19.01.2011 09:26:39

Язманы бик зур кызыксыну белән укып чыктым. Әнә ни кадәр тырышып-тырмашып үз юлын салырга омтылучы яшьләребез калкып килә икән бит! Без татар театрына режиссура конкуренциясе җитешмәүдән зарланабыз. Ә моны булдыруның шартлары тудырыламы соң бездә? Куяр мәйданнары, уйнар составлары булмагач, ул бичара яшь режиссерлар нишләсен инде. Ярый әле бу юнәлештә дә \"боз кузгала\" башлаган икән. Авторны беренче күреп торуым. Берәрегез аның белән дә таныштырса иде.
Фәйзи театры турында да аз гына булса да языла башлады матбугатта. \"Гармун\" яшь режиссерга бик зур проблемалар тудырды. Актерлар алмшыну сәбәпле берничә кат текст үзгәртелде. Аның соңгы варианты турында мин хәбәрдар да түгелмен. Ә менә Рамил Гәрәевнең театрыбызда куйган \" Шурале обид не помнит\" спектакленнән һәм Яңа ел тамашасыннан бик канәгать калдым.
Күрүегезчә, (милли театрыбыз рус телендә дә уйный башлады!)замана милли театрларыбызга яңадан яңа сынаулар әзерләп тора. Идел буе округында тупланып өлгергән иллеләп милли театрны вакыт \"иләге\" тагы нечкәрәк сынауларга тартыр, мөгаен. Башкорт курчак театрының яшәүдән туктавы бик тә гыйбрәтле, кызганыч фал минемчә. Бу шартларда узган әлеге зур сөйләшү һичшиксез файдалы булыр.
Бик күрәсе килә Әлмәт театрын үзебезнең сәхнәдә. Милли театрларыбыздан Әлмәт белән Түбән Кама гына калды инде Оренбурда \"күренмичә\"...
Тәнкыйть сүзе шулай "күсәклерәк" булып тоелучан инде ул..

№1 (68037) / 19.01.2011 08:37:39

Яхшы язма, шул ук вакытта бэхэсле дэ. Мэскэу тэнкыйтьчелэренэ берьяклы карашлы. Мин дэ булдым, мин дэ йордем кайбер «обсуждениеларга». Язманы укыгач, Илмир «Туган-тумачалар»га кагылышлы тэнкыйтьчелэрнең бәяләмәсен дорес анлап бетермәгән, дигән фикер туды. Алар, киресенчэ, борынгы йолаларның сэхнэгэ кутэрелуен бертавыштан хуплады гына.

«Спектакль өзекләрдән тора, дип тәнкыйтьләделәр. Жанры «татар тормышыннан сәхнәләр» булгач, моның аклануын, күрәсең, онытып җибәргәннәр», - дип яза автор. Тэнкыйтьчелэр 2 бүлекнен 2 стильдэ эшлэнуе турында эйтте. «Зарисовки» булгач, анын 2 бүлеге дә бертөрле булырга тиеш иде. Мин, кызганычка каршы, пьесаны укырга өлгермәдем, ләкин, миңа калса, бөтен аңлашылмаучанлык тексттан килә. Илгизне хөрмәт итәм, ләкин бу аның йомшак пьесаларынын берсе. Тәнкыйтьчеләр фикере белән килешкән чаклар була, килешмәгән, ләкин бу спектакльне анализлаганда, 100% ризалашып утырдым.
«Менталитетны аңламыйлар» дигән юл белән бару - иң җиңел юл, кимчелекләргә күз йому дигән сүз. Килешәм,үзебезнең тәнкыйть мәктәбен булдыру, театр белгечләрен укыту кирәк гамәл генә түгел, зарури.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar