|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2022 Җәмгыять
![]() "Искитмәле хәлләр монда!": Кукмарада давыл узган (ВИДЕО)27 июнь көнне кичкә таба һава торышы кисәк үзгәреп, Кукмара районы өстеннән дә җилләп, давыллап яңгыр явып үткән. Ватсапның төрле төркемендәге мәгълүматлар буенча, Тырыш, Югары Чура, Вахит авылларында яшәүчеләргә зыян килгән. Әйтик, Югары Чурадагы бер хуҗалыкның өй түбәсеннән җил 3-4 данә шиферны алып аткан, ут сүнеп торган. Вахит авылындагы зиратта агачлар сынып, берничә чардуганга зыян китергән, бер кешенең бакчадагы парнигын машинасы өстенә «алып куйган». Машинаның кырылган җирләре булса да, үзе сытылмаган, диделәр. Дөрес мәгълүмат булса, бер хуҗалыкның ишегалдындагы суыткычы белән «уйнаган»: аны читкәрәк этәргән, дип яза район басмасы.
«Бик каты яшенләп кара болыт килде. Искитмәле хәлләр монда, бакча башындагы агачларны, нинди таза, юан агачларны сындырган. Давыл бер “полоса” булып узган», - дип сөйли Тырыш авылының клуб мөдире Ринат Шәрәфетдинов.
Ирексездән тагын шундый фикергә киләсең: табигать-Ананың көче алдында без көчсез шул.
--- |
Иң күп укылган
|