|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2022 Җәмгыять
Хатыйп Миңнегулов: "86 % татар яшәгән авылда балаларның русча укуына борчылып кайттым"Күпләрнең хөрмәт иткән, яраткан остазы, танылган әдәбият галиме, профессор Хатыйп абый Миңнегулов белән Дәрвишләр бистәсенең 11 нче гимназиясендә күрешеп сөйләштек. Биредә аның исемендәге Россиякүләм өченче фәнни-гамәли конференция узды. Гимназиядә галимгә музей да ачканнар. Хатыйп Миңнегулов — җитмеш төрле һөнәр иясе. Борынгы һәм урта гасырдан алып бүгенгә кадәр татар әдәбиятын белгән сирәк галимнәрнең берсе, тәнкыйтьче, танылган әдипләрнең иҗатын җентекләп өйрәнүче, дәреслекләр авторы, үрнәк әти, кайгыртучан ир, яраткан дәү әти һәм эчкерсез, ихлас, ярдәмчел кеше. Бүген 83 яшендә дә тик торганы юк, сөбханалла, актив. Әңгәмәдәшемнең йөгерек теленә, зыялы, эрудицияле булуына тагын бер кат сокланып утырдым. Аның белән аралашу үзе бер рәхәт, әле урынлы мәзәкләре белән көлдерә ул, без белмәгән яклары белән ачыла. — Хатыйп абый, фәнни хезмәтләрегезне санап бетерерлек түгел. Хезмәттәшләрегез сезнең хакта, ул фән өчен туган, ди. Бу өлкәгә шактый урау юллар узып килгәнсез икән.
— Мәктәптә укыган чакта ук әдәбиятны, тарихны ярата идем. Укуны тәмамлагач, ул чакта дәрәҗәле уку йортларының берсе КАИга керергә дә исәп бар иде. Җитмәсә, анда күңелем төшкән бер кыз укыды. Ләкин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты булдым. Әдәбият аша үз халкымның үткәне белән кызыксына башладым. Шигырь, хикәяләрне элек тә яза идем. 1962 елда “Казан утлары” журналында беренче рецензиям басылып чыкты. Фән өлкәсенә, чынлап та, урау юллар аша килдем. Аңа кадәр Таҗикстан якларында мамык җыючы, туган авылымда колхозчы, клуб мөдире, соңрак Пенза өлкәсендә укытучы, Сарман районында мәктәп директоры, КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булдым... Остазым, галим Хатыйп Госман, чын әдәбиятны белер өчен, аны башыннан ук белергә кирәк дип, миңа Сәйф Сараиның иҗатын өйрәнергә киңәш итте. Шулай фән өлкәсе үзеннән-үзе суырып алды. Озак еллар КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазыйфасын башкардым. Хәзер дә алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Телне, сүз сәнгатен өйрәнү аша халкымның тарихы, данлы һәм фаҗигале язмышы, кешеләрнең эчке дөньясы белән таныштым. Тормыш мине үзе фәнгә алып килде. Язмышым кабатланса, барыбер шул юлымны сайлар идем.
— Сез гел сәяхәттә. Аягыгыз басмаган төбәк калмагандыр, шулай да кая барырга хыялланасыз?
— Соңгы сәфәрем майда булды. Тарих институты оештырган чарага — Самара өлкәсе Камышлы авылына бардык. Һәр сәфәрдән соң юлъязмалар язам. Монысында 86 % татар яшәгән авылда балаларның русча укуына борчылып кайттым. Сәяхәт итәргә яратам. Урта Азия илләрендә булдым, Төркиягә күп тапкыр бардым. Әле олыгаеп беткәч, 2018 елда Кытайны күреп кайттым. Париж, Лондонга ашкынмадым, кеше бик йөрмәгән илләргә өстенлек бирәм. Хыялым — Иранның хафизлар биргән Шираз шәһәренә бару.
— Бөтенесенә дә ничек өлгерәсез? Әллә йоклап та тормыйсызмы?
— Элек яңалыкларны карагач, кичке сәгать тугызларда йоклый һәм төнге сәгать өчләрдә тора идем. Хәзер сигездә үк ятам. Аның каравы сәгать икеләрдә уянам. Хезмәтләремнең күбесе шул төнге сәгать 3-6 аралыгында языла. Эшем булмаса да, иртә торам, шулай гадәтләнгән инде. Хатыным Рәмзия: “Сине соң ятарга өйрәтә алмадым”, — дип көлә.
— Хатыйп абый, сөбханалла, 83 яшьтә дә егетләр кебек әле сез. Яшь калуның сере нидә икән?
— Гел хәрәкәттә булырга тырышам. Тормыш үзе хәрәкәт иттерә. Кешегә таянмыйм, үз көчемә генә ышанам. Рәмзия апагыз хәзер авырый. Күбрәк урын өстендә. Шуңа да керен дә, идәнен дә үзем юам, ашарга пешерәм. Азык-төлекне дә алып кайтам. Күнектем инде.
— Күңелегезгә ял бирә торган нинди шөгыльләрегез бар?
— Элек бакчада эшләргә ярата идем. Вакыт җитмәү сәбәпле, бакча хәзер улым Булат гаиләсе карамагында. Безнең як гармунчылары белән мәшһүр. Гармунда уйнарга өйрәнәсем килә иде. Тик мөмкинлек булмады. Аның каравы, күңел төшкәндә, җыр сузам. Сәнгатькә битараф түгелмен. Туганнарым гына белгән тагын бер гадәтем бар: чынаяк тәлинкәсен озак итеп әйләндереп тирбәндерә алам. Китап уку күңелемә ял бирә. 60 еллык дустым шагыйрь Рәдиф Гаташ белән аралашып торабыз. Аның белән бергә укыдык. Бер бүлмәдә яшәдек.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|