|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2022 Җәмгыять
Камал театры артистлары Кабан күле буена җыелучыларны чечетка биергә өйрәтте (ВИДЕО)Кичә кич Казан мэриясе оештырган быелгы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче дәресе үтте. Кабан күле яр буенда Камал театры артистлары чечетка бию серләренә төшендерде. Яр буена җыелучылар «Бию пәрие» спектакленең ахырында башкарыла торган биюнең өзеген өйрәнде. Бию хәрәкәтләрен Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйcән Гатауллина өйрәтте. Башта алар үзләре биеп күрсәтте, аннан соң һәр элементны аерым-аерым берничә кат кабатлатып, ничек эшләргә кирәк икәнен сүз белән аңлатты. Дәрес татар телендә барды. Илдус Габдрахманов җыелган кешеләрне чечетка биергә өйрәтергә авыр булмавын, аларның хәрәкәтләрне җиңел отуларын әйтте. «Бу чара бик ошады, монда бик теләп килдем. Бию баш мие өчен, нейрон бәйләнешләрен торгызу өчен бик кирәк», - диде күл буена биергә килгән Гүзәл Гыйззәтуллина. Биергә өйрәнүчеләр арасында төрле яшь вәкилләре бар иде, балалар да олылар да тырышып биеде. Артур Шәйдуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә чечетканың татар халык биюе белән охшашлыгы булуы турында әйткән. «Һәрбер халык биюенең охшаш элементлары бар, мәсәлән, аяк дөбердәтү – тыпырдык. Татар, башкорт, мари, керәшен биюләрендә дә бар ул. Беренче мастер-класста «Ярмәк вагы»н биергә өйрәткәннәрен күргән идем, анда да – тыпырдау. Аякның үз энергетикасы бар, аның аша ничектер көчеңне күрсәтеп була», - диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|