поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.06.2022 Язмыш

Ире яралаган кибетченең якыннары: “Таякка таянып булса да йөрсен иде”

Казанның Имәнлек урамында урнашкан бер кибеттә булган фаҗигә бөтен республиканы тетрәндерде. Инде билгеле булганча, шул кибеттә сатучы булып эшләгән 49 яшьлек Минзәлия Минбаеваны элеккеге ире эш урынына килеп, пычак белән яралый. Хатынның өч баласы әлегә приютта. Без Минзәлиянең дуслары белән сөйләштек.

– Бик акыллы, тыныч хатын иде ул. Балаларын аякка бастырам дип көн-төн эшләде. Без аның белән аралашып тордык. Улының әтисе яман чирдән иртә үлде. Аннан соң ул үзеннән 7 яшькә кечерәк ир белән танышып, яши башлады. Бер-бер артлы ике кыз тапты. Әмма бу иреннән бик зарлана иде. Кул күтәргәнен яшермәде. Ипотекага ике бүлмәле фатир да алган гына иде әле. Балалары хакына таяка таянып кына булса да йөрсен иде, – ди танышы Лилия Әхмәтҗанова.
 
Минзәлиянең олы улына 15 яшь. Ул быел 8 нче сыйныфны тәмамлаган, ике кызы икенче сыйныфка күчкән. Без улының сыйныф җитәкчесе белән дә элемтәгә кердек.
 
– Минзәлия балаларын ялгыз үстергәч, аларга ярдәм гел кирәк иде. Бу хәл булгач та ярдәм итәргә алындык. Әлегә балалары приютта. Башта алар янына барабыз, аннары әниләрен күрәчәкбез. Картамда җыйган акчалар да бар. Шуларны тапшырырга кирәк. Минзәлиягә берничә операция булуын беләбез. Әмма аяклары параличланган. Шуңа да аны башка хастаханәгә күчерергә тиеш иделәр, – ди Елена Тереньева. – Үзен күреп сөйләшмичә, әллә ниләр әйтеп булмый. Без сабыйларның да, аларның әниләренең язмышын да күзәтеп, кайгыртып торачакбыз. Әлегә акча җыюны дәвам итәбез.
 
 Булышырга теләүчеләр өчен Елена Александровна Терентьева исемендәге Саклык банкы картасы 89172917785 телефон номерына беркетелгән.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»