|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2022 Җәмгыять
"Нива"да йөрүче Сираҗины ким күрәләр - "Минем "Ока"да килеп вертолетта йөрүчеләрне дә җиңгән булды"Журналист Искәндәр Сираҗи үзенең "Сираҗи сүзе" газетасында кызыклы язма бастырган. Тотылган "Нива" машинасында йөрүче хезмәттәшебезне кайбер җирдә ким күрәләр икән. Машина бүген статусны күрсәтүче нәрсә шул. «Киемеңә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатып калырлар», – ди халкыбыз. Ә мин соңгы вакытта машинама карап каршы алуларга юлыга башладым... Соңгы елларда мин «Нива» машинасында, хәләл җефетем «Лада Калина»да йөри һәм моңа артык әһәмият тә бирмибез – йөртәләр бит әле. Моныңүз сәбәпләре дә бар.
Беренчедән, олыгаябыз һәм ниндидер затлы машиналарда йөреп кемнедер шаккатырып булмавын аңлыйбыз. Икенчедән, кредитларга батып кыйммәтле машина алуга караганда хәлеңнән килгәнен алуың хәерлерәк икәнен беләбез. Гәрчә, хәләлем кайчакта затлырак машинада йөрергә теләвен белдерсә дә, бу аны булганыннан да яхшырак итмәячәген барыбер чамалый. Чөнки дөньяның иң кыйммәтле, иң затлы машинасына утырып йөрсәк тә, без яхшы якка да, начар якка да үзгәрмибез. Ыштан алмаштырганнан арт-шәрифләр үзгәрми бит!
Әмма моны башкалар аңларга теләми икән. Рамазан аенда бик хәлле дусларым Казанның иң кыйммәтле рестораннарының берсенә ифтарга чакырдылар. Үзем булсам, мин анда кереп тә тормый идем, ләкин алар бу мәҗлесне махсус минем өчен оештырдылар.
Билгеләнгән вакытка ресторанның машина кую урынына кереп туктадым гына, сакчы йөгереп килде. «Сезгә монда машина куярга ярамый», – ди. «Ник ярамый?» – дим. «Бу урыннар ресторанга килүчеләр өчен, ә мәчеткә килүчеләр өчен түгел», – ди бу янәшәдәге мәчеткә ымлап. «Ә мин мәчеткә түгел, ресторанга килдем», – дим. «Бу ресторанга әле мондый «модельдә» килгәннәре юк иде», – ди сакчы.
Шунда гына якын-тирәдәге машиналарга игътибар иттем – барысы да затлы иномаркалар. Шуларның иң затлы дигәннәреннән минем дуслар төшеп безнең якка юнәлгәч, алар минем белән ихтирамлы күрешкәч, сакчы борын астыннан гына гафу үтенеп, шактый дөнья күргән «Нивама» сәерсенеп карый-карый тизрәк китеп барды.
Дуслар аның миңа ник килүен чамалаганнар һәм уразада булмасалар арт-шәрифенә типкәләп озатасылар иде инде... Белмим, моннан соң ул машина кешене түгел, ә кеше машинаны бизәвен аңлагандырмы... Бу дусларым да мәҗлесне бит «Нива» машинасы өчен түгел, ә минем өчен оештырганнар иде...
Бу ресторан очрагы шул килеш онытылган иде, ләкин Сабан туенда тагын искә төшерделәр. Бәйрәмгә мине берничә район чакырды, әмма берсенең хакимият башлыгы урынбасары машина номерларын язып алып, дәрәҗәле кунаклар гына керә торган зонага керергә кушып, анда махсус кеше каршы алып чатырга озатып куясын әйтеп дәште. Хатыным белән шунысын сайладык, аның «Лада Калина»сының номерларын хәбәр иттек...
Билгеләнгән вакытка затлы кунаклар гына керә торган җиргә килеп туктадык. Тик каршыбызга бер бәндә басты да, безне башка якка куа башлады. Югыйсә, минем каршыда гына барган машиналар сызгырып кына кереп киттеләр – туктатучы булмады...
Шунда гына аңладым – эш бит машинада! Бу кеше фикеренчә, ничек инде затлы кунаклар ниндидер «Лада Калина»да килә алсын?!
Шуңа күрә, ул кулындагы машина номерлары язылган кәгазенә дә карап тормыйча безнең юлыбызга аркылы төште. Каршы алучыга шалтыраткач кына кәгазенә карап алырга кирәген аңлады... Эчкә кергәч, аның мәнсезлеген без дә аңладык. Анда бөтен машиналар биш-алты миллион сумнан башлана, ә безнең «Лада» алар янында «болтлар тутырылган чиләк» булып күренә иде...
Менә хәзер уйлап йөрим инде: кредитка чумып булса да кыйммәтлерәк машина алыргамы, әллә ахмакларга игътибар итмичә искеләрендә генә йөрергәме? Шәп машина бит мине барыбер яхшы якка үзгәртмәяәчәк. Минем «Ока» машинасында килеп вертолетта йөрүчеләрне дә җиңеп кайткан булды. Ул чакта бит «Ока» килеп ярдәм итте димәделәр – Сираҗи килде, диделәр. Әле дә ул авыл кешеләре шалтыраткалап, проблемаларын сөйләп, рәхмәт әйтеп торалар...
Юк, егетләр, машина кешене түгел – кеше машинаны бизәргә тиеш. Әгәр син кабәхәт икәнсең, хет «Ломборджини»да, хет «Бугатти»да йөр – барыбер кабәхәт булып каласың...
--- |
Иң күп укылган
|