поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.06.2022 Сәясәт

Энгель Фәттаховны Ленар Зарипов алмаштырды

Актаныш белән моннан ары Ленар Зарипов җитәкчелек итәчәк. Җирле депутатлар элеккеге башлык Энгель Фәттаховның отставкага китү теләгенә каршы килмәде. Ул үзе исә районда калырга җыена.

Билгеле булганча, моннан ике атна элек булган шау-шулы вакыйгадан соң Энгель Фәттахов үз вазыйфасыннан китәсен әйтте. Район советының мөһим карар кабул ителгән чираттан утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Парламент спикеры әйтүенчә, Энгель Фәттаховның хезмәт юлы тулысынча диярлек район белән бәйле. Хакимият башлыгының тырышлыгы, республика җитәкчелегенең ярдәме белән районда торак, социаль объектлар, юллар төзү һәм капиталь ремонтлау, «Безнең ишегалды» кебек проектлар уңышлы хәл ителде. Актаныш узган ел йомгаклары буенча районнарның социаль-икътисади үсеш рейтингында 12 нче урынга чыкты. Район авыл хуҗалыгында да зур уңышларга иреште.
 
– Һичшиксез, Актаныш районында яшәүчеләрнең уртак хезмәте җимешләре бу. Шулай да Энгель Нәваповичның эшне оештырудагы, республика хакимият органнарының халык белән тыгыз элемтәсен урнаштырудагы өлеше бәяләп бетергесез зур, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Күп эшләнде, әмма тормыш дәвам итә. Энгель Нәваповичның абруе һәм тәҗрибәсе, һичшиксез, республикабызның киләчәге өчен кирәк тә, файдалы да булачак.
 
Район белән 1998 елда җитәкчелек итә башлаган Энгель Фәттахов үзе белән бергә  эшләүчеләрнең һәркайсына рәхмәт белдерде һәм ерак китәргә җыенмаганын әйтте.
 
– Актаныш – авыл хуҗалыгы районы. Без – игенчеләр, һәм иң зур казанышыбыз –  мул уңыш җыю. Район төрле елларда республикада алдынгы сафларда барды, без һәрвакыт 200 мең тонна ашлык үстерүгә омтылдык һәм моңа ирештек тә, – диде ул. – Мин 20 ел, урынбасар вазыйфасын алсаң, 25 ел эшләдем. Актаныш урамнарында иркенләп йөрим. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, берсенә дә битараф булмадым. Үти алмасам да, битараф калмадым. Мине эшләткән өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шушы районда калып, шушы коллектив белән хезмәтемне алып барасым килә.
 
Район уставы нигезендә, яңа башлык вазыйфасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән Ленар Зарипов кандидатурасы тәкъдим ителде. Ул – чыгышы белән Актанышның Күҗәкә авылыннан. Әтисе озак еллар буе авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче вазыйфаларында хезмәт куйган, ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган. Ленар Зарипов, электромонтердан башлап, «Сетевая компания»нең «Чаллы электр челтәрләре» филиалы директорына кадәр хезмәт юлын үткән. Район Советы депутатлары Президент тәкъдим иткән кандидатураны бертавыштан хуплады.
 
 
Утырышта шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Район уставы буенча, хәзерге вакытта әлеге вазыйфаны биләүгә конкурс игълан ителгән. Аңа йомгак ясалганчы, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын Ленар Зарипов башкарачак.
 
Әлеге карар кабул ителгәннән соң яңа җитәкче үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен Татарстан Президенты исеменә рәхмәт сүзләре җиткерде.
 
– Бу вакыйга – республика масштабында. Энгель Нәваповичны озатканда, аның турында мактау сүзләре ишетү рәхәт булды. Аның катлаулы чорда министр булып эшләве турында яхшы сүзләр әйтелде. Кем генә килсә дә, бу район яхшы икътисади, мәдәни, социаль рельсларга салынган. Президент тәкъдим иткән Ленар Зарипов кандидатурасын депутатларның хуплавына шатмын. Аның җитәкчелегендә районның тагын да зуррак  уңышларга ирешәчәгенә ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин утырыштан соң. – Актанышта – чиста татар районында тел, халыкның гореф-гадәтләре һәм традицияләре бик әйбәт саклана. Моннан тыш, авылда яшәүчеләргә ярдәм итеп, ил икътисадын үстереп кенә калмыйча, республикадагы барлык халыкларның мәдәниятен дә саклыйбыз. Авылда тел һәм гореф-гадәтләр әйбәтрәк саклана.
 
Cүз уңаеннан, Фәрит Мөхәммәтшин Актаныштагы утырышта бары татарча гына чыгыш ясады. Бу хәл җыелышта катнашучыларның күңеленә сары май булып ятты.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»