|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2022 Җәмгыять
Асрамага бала бирәм, кем ала?..
Башкортстанда Октябрьский шәһәре судында ике бала анасы һәм әтиләре ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителде. Моның өчен ата-ана бурычларын үтәмәү һәм алкогольне чамасыз куллану нигез булды. Билгеле булганча, алар балалар алдында спиртлы эчемлекләр кулланган, әтиләре алар янында наркотик передозировка хәлендә булган, әниләренең берничә көнгә өйдән чыгып китеп, йөреп кайта торган гадәте булган.
Ата-ана еш кына өйдә җәнҗал куптарган һәм балалар ихтыяҗларына битараф булган. Моннан тыш, алар социаль челтәрләрдә улларын сату турында игълан һәм фото урнаштырган.
Шул ук вакытта, алар элек тә ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен җәваплылыкка җәлеп ителгән булган инде. Алар хәлне үзгәртергә вәгъдә иткән, ләкин нәтиҗәдә судка да килмәгәннәр.
Балигъ булмаган балаларны шәһәрнең опека һәм попечительлек бүлегенә тапшырганнар. Ата-аналардан алимент түләтеләчәк.
Фото: пиксабай
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|